Әлки районы Каракүл авылында модульле ФАП төзелә башлады
Каракүл авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше башланды.
Яңа бинаны Казаннан килгән төзелеш оешмасы кора. 20х36 метр зурлыгындагы ФАПта халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык шартлар булачак.
Авылда медицина пункты урнашкан бина бик начар хәлдә иде. ФАП элекке мәктәп бинасының бер почмагында халыкка хезмәт күрсәтте. Фельдшер Валентина Гришина үз эшен намус белән башкара, ул да, авыл халкы да заманча мөмкинлекләр тудырылган медпунктның файдаланылуга тапшырылуын түземсезлек белән көтә.
Яңа ФАП бинасы Каракүл авылының башында булачак. Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова әйтүенчә, бу урын халык белән киңәшләшеп сайланган. Төзүчеләр хәзер субайлар кагу, бинаның нигезен салу эшләрен башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев