Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Карамалы авылы мәчете яңара

Карамалы авылыннан хәйран күркәм кешеләр чыккан. Алар арасында районда, республикада җитәкче урыннарда эшләүчеләр байтак.

 Авылда мәчет төзү эшләрен дә алар районда беренчеләрдән булып, 1992 елда ук башлыйлар.
Еллар үткән саен мәчет тә “картая”. Быел җәй аны матур итеп тышлап, түшәмен ремонтлап куялар. Бу эшләрнең иганәчеләре –Яр Чаллыда яшәүче Илдар Гәрәев һәм Газинур Шакиров.
Газинур үзе Карамалыда тумаса да, шундый изге эшкә алынган асыл егет. Аның әтисе Рафик абый шул авылда туып үскән икән бит.
Без Карамалы имамы Илнур Гаязов белән сөйләштек. Ул, яшь булса да, менә бер елдан артык мулла вазыйфасын башкара инде. Ремонт эшләрен җигелеп тартучы да Илнур хәзрәт. Һәм, билгеле инде, мәчет бинасын төзекләндерүне оештыруга Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров та зур өлеш кертә.
Мәчетнең түбәсеннән яңгыр үткәнне җирлек башлыгы  Газинур Шакировка җиткерә. Анысы гыйбадәт йортының түбәсен яңадан ябу турында сүз башлый. Тиздән бу эшне башлап та җибәрәләр. Аллаһ йортын бер уңайдан  тышыннан да ремонтлыйлар. Мәчет  ишеге алдына зур итеп веранда ясап куялар.
Имам Илнур Гаязов  мәчетне эчке яктан да төзәтергә кирәклеген кисәтә. Шулай итеп, түбә ямаудан гына башланган ремонт эшләре бөтен бинага кагыла. Иң мөһиме – аның түшәме, стенасы яңартылып, газ казаны алыштырыла. 
Авыл халкы да мәчет ремонтлауга үзеннән өлеш кертә – акча күп җыела. Нәтиҗәдә, Аллаһ йортының эчке ягын да әйбәтләп төзекләндерү мөмкинлеге туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев