Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Карамалы авылында мәчетне ремонтлый башладылар

​​​​​​​Карамалы авылында мәчет 1992 елда салына.

 

Инде аның тышкы ягы төзекләндерүгә мохтаҗ. Үзара киңәшләшкәч, карамалылылар ярдәм сорап якташларына мөрәҗәгать итәргә булалар. Әлегә исә булдыра алган эшләрне башкара торалар.

Авыл мулласы Илнур хәзрәт Гаязов әйтүенчә, өмә ясап, иске, тузган янкорманы сүткәннәр. Бу эштә авылның барлык ир-атлары диярлек катнашкан. Ә Раил Мортазин һәм Илгизәр Зәйнетдинов, шәхси тракторларында килеп, черегән такталарны арбаларына төягәннәр.

Яңа капка металл профильләрдән эшләнәчәк, анда профнастил беркетеләчәк. Авыл халкы бинаны тышкы яктан җылытуны, төзекләндерү буенча башка эшләр башкаруны да күздә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев