Әлки районы Карга авылы кооперативында казылык та җитештерергә җыеналар
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашучылар Карга авылында да булдылар.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Кама аръягының сигез районы башлыгы авылны бик кызыксынып карадылар. Кунаклар авылның төзеклеген, халыкның таза мул тормышта яшәвен билгеләп үттеләр. Билгеле, монда Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗевның өлеше зур. Якташлары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тә туган авылына һәрдаим ярдәм күрсәтә.
Кунакларга Каргадагы “Әлки” җитештерү кооперативын да күрсәттеләр. Биредә эшләнә торган хәләл продукциядән күргәзмә оештырылган иде. Кооператив эше белән “Эдем” җәмгыяте җитәкчесе Гөлнур Сафина таныштырды.
Район кунаклары сугым цехын, пилмән, ярымфабрикатлар ясау залын карадылар.
Бинаның зур бер өлеше әле буш. Биредә казылык ясау цехы булдырырга телиләр. Марат Әхмәтов бу эшне тормышка ашыруда ярдәм буласына ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев