Әлки районы: Каргада каз өмәләре башланган
1341
0
Кош-корт асраучылары белән дан тоткан Каргада каз өмәләре башланган.
Йортларында йөзәр баш каз, үрдәк бәбкәсе үстергән Гөлчирә Хәсәншина, Айрат Гайфуллин, Ирек Сәләхиев, Илгизәр Фәттахов гаиләләре тирә-күршеләрен, туганнарын җыеп өмәләр үткәргәннәр дә инде.
Йөз баш Карга халкы өчен күп түгел; Илнур Миндубаев, Мәдинә Хөсәенова, Газинур Фәттахов һәм башка кайбер хуҗалар йортларынәда сугымлык кош-кортның башы 200 гә җитә. Бу гаиләләр барысы да диярлек бәбкә-чебеш сатып алып үстерүчеләргә тиешле субсидияләрне дә алганнар. Башкалар да калышмый – йорт саен диярлек 30-50 баш каз өлгергән инде.
Карга халкы заманадан калышмый: авылның воцаптагы чатында тере казларны 1300 сумнан сату хакындагы белдерүләр дә бар инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев