Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Каргадан Хөсәеновлар гаиләсе ел саен 200 каз үстерә

Карга авылы элек-электән хезмәт сөючән һәм тырыш халкы белән дан тота. Соңгы елларда ул кош-корт үстерүнең алга китүе белән дә әйләнә-тирәгә танылды. Җирле җитештерүчеләргә ярдәм программасы белән бирелгән импульс үз эшен эшләде. Биредә һәр йортта диярлек казлар, үрдәк-мулардлар, тавыклар, бройлер чебиләр асрыйлар. Аларның саны без күнеккәнчә дистәләп түгел, ә йөзләп исәпләнә. Кош үстерүче шундый бер гаилә белән танышу өчен без бу гаҗәеп матур авылда булып кайттык.

Авыл паркыннан ерак түгел урнашкан Хөсәеновлар өе ерактан үзенең матурлыгы, күркәмлеге белән җәлеп итә – йорт тирәли бик күп чәчәкләр, мул җимешле алмагачлар үсеп утыра. 
Безгә каршы чыккан бик ачык, сөйкемле ак яулыклы хуҗабикә шатлана-шатлана Линда токымлы казларын күрсәтте. Инде шактый үскән кошлар янында фотога төшкәннән соң ул оныгы Камилгә казларны елгага төшерергә кушты. Бер очына пакет бәйләнгән таяк тоткан 10 яшьлек малай бу мөһим бурычны үтәргә дә алынды. Шулай булмыйча?! Хуҗалыкта бит 160 каз, аларның берсе дә юлда адашып калмасын дип кайгыртасы.

Яшелчә бакчасында мехпарк
Ишегалдында уйнап йөрүче дүрт яшьлек оныклары Илдар бетмәс-төкәнмәс сораулары белән әледән-әле тракторын көйләүче дәү әтисе янына йөгереп килә. Ә зур бакчада, бәрәңгедән, яшелчәләрдән, җиләк-җимеш агачларыннан тыш, Хөсәеновларның бөтен техникасын күрәсең. Алар тигез бер рәткә тезелеп үз сәгатьләрен көтәләр. Монда тырма, ике төрле чапкыч, пресс-җыйдыргыч һәм КУН-10 төягече бар. Бер сүз белән әйткәндә, бакча түгел, ә мехпарк. Бераз читтәрәк бик күп төргәкле печәнгә дә урын табылган. 
“Баллы китайка” сортлы алмагачлар астында көйдергеч кояш нурларыннан күләгәдә зәңгәргә буялган умарта оялары тезелеп киткән. 
Сарайга һәм кардага күз салдык. Анда, койрыклары белән эчпошыргыч чебеннәрне куып, каралы-аклы токымлы дистәләп бозау тыныч кына ял итә. Сүз уңаеннан, терлекләр абзары өр-яңа әле. Искесе электрүткәргечләрнең кыс-ка ялганышы аркасында янып киткәч, монысын субсидия средстволарына төзегәннәр. Сыерлар, ә алар хуҗалыкта алтау, авыл көтүендә. Җирле кагыйдәләр буенча, бер сыер өчен бер көн көтү көтәргә кирәк. Дөрес, хәзер малларны электр көтүчесе саклый. Әмма аны да гел карап торырга кирәк. Бик усал яшь үгезләр бар бит, бу яңалык алар өчен закон түгел, сусыл үлән эзләп “көтүче” аша сикереп чыгарга да мөмкиннәр.  
–Безнең көтү чираты эле кичә генә тәмамланды. Әйтсәм әйтим, болыннарда азык юк диярлек, үлән бөтен җирдә саргая. Шулай булгач, савым да кими. Бик тә яңгыр кирәк,–дип җәйнең коры килүенә уфтанып сөйли әңгәмәдәшем. 

Зур юл өстендәге авыл
Мәдинә ханым 40 елга якын хезмәт эшчәнлеген рус теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган. Райондагы хезмәттәшләре-филологларга ул дәресләрендә язмыш тарафыннан кыерсытылган балалар темасының кызыл җеп булып узуы белән дә мәгълүм.
–Сер түгел, сәламәтлеге белән проблемалары булган балалар һәр класста диярлек бар. Еш кына, балага бик авыр булуын уйламыйча, алардан көләләр, шаярталар. Үз дәресләремдә мин рус язучылары әсәрләре аша балаларны мәрхәмәтлелеккә өйрәтергә, аларда кеше хәленә керә, кызгана белү хисе тәрбияләргә тырыштым,–дип уртаклашты безнең белән ветеран-педагог. 
Авыл укытучысының Каргада түгел, ә Татар Төгәлбәе авылында туып үсүен хәзер инде күпләр хәтерләмидер дә. Анда ул унъеллык мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамлаган һәм ул чагында РОНО инспекторы булып эшләгән Сүәйдә Шакированың бик нык үгетләве нәтиҗәсендә “юл өстендә урнашкан” авылга укытырга китә. Шул ук елны кыз читтән торып Казан педагогика институтына укырга керә. 
–Мине Сәбиха апа өенә яшәргә керттеләр. Бу апаны мин иң җылы сүзләр белән искә алам. Минем кебек берничә яшь белгеч өчен ул бик якын, газиз кешегә әйләнде,–дип хәтер йомгагын сүтә язмабыз каһарманы. 

Ике исемле егет
–Бишенче курста укыганда ике исемле авыл егетенә кияүгә чыктым. Шулай килеп чыккан, паспортта ул Фәрит, ә халыкта Рафик дип йөртәләр. Бик матур, күренекле егет иде ул, бөтен кызлар аңа күз сала иде. Ә мин спектакльләрдә катнашам, берсендә мине хәтта “Игезәкләр” пьесасындагы баш роль өчен бүләкләделәр дә, курчак бирделәр. Күрәсең, шунда ул мине ошатып калгандыр,–дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем, 37 ел инде иңгә-иң торып яшәгән ире адресына эпитетларны җәлләмичә.
Бергәләп алар өч бала тәрбияләгәннәр, Рафикның әти-әнисен һәм Мәдинәнең әнисен соңгы юлга озатканнар. Ә хәзер кышларын аның әтисен үзләренә алып килеп хөрмәтләп тәрбиялиләр. 
–Ирем озак еллар совхозда инженер булып эшләде. Иртәдән алып төнгә кадәр эштә була иде. Өч балабызны тәрбияләргә дәү әниләре Әлфия һәм дәү әтиләре Исхак бик булышты. Ә еллар үткән саен өлкән балалар хуҗалык эшләрендә ярдәм итә башлады. Укытучының дәресләрдән тыш та күп мәктәп  эшләре белән мәшгуль булуын алар яхшы аңлый иде,–дип рәхмәт сүзләре белән сөйли Мәдинә апа. Күп итеп казлар асрау тәҗрибәсенә нәкъ менә өлкәннәрдән өйрәнүен дә өстәп куя. 

Ничек инде терлек тотмыйсың?
–Әти-әниләр һәрвакыт, авылда терлек-туарсыз булмый, дип кабатлыйлар иде. Бу төп керем чыганагы, авыл тормышының асылы. Бик нык авырып ятканда да әти  ишегалдына чыгып яңа чабылган печәнне исни, дөньяда моңардан да тәмлерәк хуш ис юк, дия иде,–ди гаилә башлыгы. 
Хөсәеновлар каз асрауны аздан башлаганнар һәм әкренләп кошлар санын 200 гә җиткергәннәр. Линда токымлы каз бәбкәләрен элегрәк Чуаш республикасыннан ала булганнар, ә быел Саба инкубаторыннан алып кайтканнар. 
–200 бәбкә алып кайттык, 40 ын күршеләргә саттык. Быелга җитеп торыр, дидек. Кошлар асрау өчен урын да җитәрлек булырга кирәк. Ә безнең әле 100 чебеш, бүтән терлекләр бар. Дөресен әйткәндә, былтыр трактор өчен кредитны да каз акчалары белән капладык, җиңелрәк булып китте,–дип хәбәр итә хуҗабикә. 
Чыннан да, теләсә кайсы бизнес-та, зурмы ул, әллә кечкенәме,  акча кертү кирәк. Җирне эшкәртү өчен кадрлар гына түгел, яхшы техника кирәклеге дә мәгълүм. Бүген бөтен кеше диярлек печәнне авыл хуҗалыгы агрегатлары  ярдәмендә хәзерли, чалгы тотучыларны очратмыйсың. Ә инде Хөсәеновларның 80 гектар җирләре барлыгын исәпкә алсаң, чыгымнарның да аз булмавы аңлашыла. 

Янгын
Өч ел элек, кардиологның үгетләвенә күнеп, Мәдинә апа район үзәк хастаханәсенә дәваланырга ята. Бер иртәдә телефоннан аларда янгын булуын хәбәр итәләр. Аның ул чакта ниләр кичерүен язып тормыйбыз.  Утта 25 сарык, 6 үгез, сыер үлүен белгәч, сарайдан калган көл һәм кисәүләрне күргәч, Мәдинә апа бик озак тынычлана алмый.
–Соңыннан сөйләделәр, улым Илназ ут чолгап алган сарайдан сарыкларны өч мәртәбә куып чыгарган, әмма хайваннар кабат утка чапканнар. Терлекләр кызганыч булды, билгеле, әмма елап файда юк. Иң мөһиме, улыбыз исән калган. Ә ялкын бит аның чәчләрен тулысынча көйдергән, аннан соң алар озак вакыт үсмәде әле,–дип, ул хәвефле көнне өр-яңадан яшәгәндәй сөйли әңгәмәдәшебез. 
Шул авыр хәлдә ярдәм иткән кешеләрне ул рәхмәт сүзләре белән искә ала. Ринат Гафиятуллин гаиләсе турында аерым бер җылылык белән сөйли, яңа сарай салганчы алар янгында исән калган өч сыерны үзләрендә тотканнар.
Ут терлекләрне һәм каралты-кураларны гына түгел, агрегатларны да юк итә. Хуҗалыкларын өр-яңадан нульдән диярлек башлап, Хөсәеновлар, ничек кенә авыр булмасын, тормышларын яңадан торгызалар.  

Радионы кабызам да тынычлап эшлим
Казлар турында сөйләгәндә аларны асрауга түгел, ә сату мәсьәләсенә җентекләбрәк тукталам. Мәдинә апа бөтен казларын берүзе йолкый һәм чистарта икән. Әйе-әйе! Гаҗәпләнмәгез. Көнгә 10 каз чалалар. Һәркайсын аерым бер пөхтәлек белән, ашыкмыйча, марля аша элеккеге үтүк белән “үтүкли” ул. Ә үтүкне алдан газда тотып ала. 
–Теләсә кайсы эштә осталык кирәк, ә ул еллар буе эшли-эшли килә. Һәркемнең яхшылап йолкынган, чиста, ялтырап торган каз аласы килә. Казны бит бик еш бүләк, күчтәнәч итеп бирәләр, анда теләсә нинди кош бармый.  Каз бәбкәләрен үстерү алай ук катлаулы түгел, ә менә сатуга әзерләү пөхтәлек, саклык сорый – тиресен ертырга, артык кайнар пар белән пешерергә ярамый. Ана казларны йолку аеруча авыр, аларның тиресе нәзегрәк, йомшаграк, бозып куюың да мөмкин,–дип уртаклаша уңган хатын.
Инде казларның барысына да күптән заявкалар бар икән. Ә каз бәлеше өчен эч-башларны  бик тиз әрҗәләп алып бетерәләр. Милли азык – зур бәлешне теләсә кайсы хуҗабикә елына бер тапкыр булса да әзерләргә тиеш, гәрчә авылдан ерак яшәсә дә. Шулай түгелмени?
–Төгәлбәйдә эшләгәндә мин Мәдинәне мәктәптә укыттым. Бәләкәйдән ук уңган, булган, үҗәт, тырыш укучы иде. Ул эшкәрткән каз түшкәләрен күреп гаҗәпкә каласың – шулкадәр чиста-пөхтә эшләгән була. Уңган кулларының хезмәт җимешләренә сөенергә язсын Ходай,–дип сокланып сөйли район үзәгендә яшәүче Әминә апа Хәлиуллина. 

 “Каз нәзере” 
Казның мамыгы да, каурые да эшкә тотыла. Соңгы елларда бу тырыш хатын мамык юрганнар ясарга да остарган.
–Ике кешелек юрганга 640 грамм мамык китә. Мондый продукциягә сорау гел бар. Бигрәк тә туйга күп сорыйлар,–дип үзенең “алтын” куллары башкарган хезмәтне күрсәтә сөйкемле әңгәмәдәшем. Юрган 20 сантиметрлы  квадратлар формасында сырыла, ул бик җиңел һәм җылы. Төреп куйсаң урынны да аз ала. 
Бу гаиләдә тагын “Каз нәзере” дип аталган гаҗәеп гадәт бар. Гаиләдә бу йоланы кайчан үти башлаганнарын инде хәтерләмиләр дә, әмма ансыз булмаганын бар да белә. 
–Каенанамнан, миңа бу гаилә йоласын үтәү мәҗбүриме, дип сорый идем. Ирекле эш, теләгәнеңчә эшлә, дип җавап бирде ул. Әни үзе Кама Тамагы районыннан иде, бу гадәтне үз вакытында аңа иренең туганнары тапшырган,–ди Мәдинә апа. 
Казларны эшкәртеп бетергәннән соң мәҗлес үткәрү – мәшәкатьле хезмәт. Бер елны хуҗабикә чирләп китә, кунак җыймаска, сәдака гына таратырга карар кыла. Юк шул,  “үз өлешләрен сорап килгән” казлар төшенә керә. Шуннан бирле “мәҗлес үткәрергәме әллә юкмы” дигән темага өйдә сөйләшеп тә тормыйлар.
–Кунакка Ирек хәзрәтне, барлык туганнарны һәм якыннарны чакырам, каздан зур бәлеш әзерлим, кош түшкәсен пешереп тә табынга куям, каз маенда коймак пешерергә тырышам. Мулла Коръән сүрәләре укый, бөтен эштә уңышлар насыйп булсын, алга таба да зур табын янында күп санлы туган-тумача җыелсын, дип тели,–дип гаилә йоласы хакында сөйли Мәдинә апа. 
Догалар һәм теләкләр кабул булсын, авыр авыл хезмәтеннән курыкмаган өйдә гел муллык хөкем сөрсен, бәла-каза бу йортны читләтеп үтсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев