Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Кече Чирмешән елгасында 49 яшьлек ир-ат  батып үлгән

  7 августта Кече Чирмешән елгасында 49 яшьлек ир-ат – Түбән Әлморза авылы кешесе батып үлгән.

 Су коенырга дип елгага кергән ирнең батуы турында коткаручыларга шунда булган кешеләр хәбәр иткән. Алар суның тирән булуы, ир-атны үзләре чыгара алмаулары хакында әйткәннәр. Бәла булган урынга зона янгын сүндерү-коткару бүлеге коткаручыларының водолазлар төркеме килә. Алар ир-атның гәүдәсен ярдан 3 метр ераклыкта 3 метр тирәнлектәге урыннан алып чыгалар.

Район эчке эшләр бүлекчәсе  җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дилүс Зарипов сүзләренә караганда, фаҗига суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан.

Бу аяныч хәл сулыкларда саклык һәм куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәүнең никадәр мөһим булуы хакында кабат искәртә. Районда коену өчен җиһазланган сулыклар юк. Авыл җирлекләре җитәкчеләре коену рөхсәт ителмәү хакында  елга-буалар янына аншлаглар урнаштыруны оештырырга тиешләр. Һәркем  кагыйдәләрне үтәсен, үз гомерен һәм саулыгын куркыныч астына куймасын, бүтәннәргә карата да игътибарлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев