Әлки районы хезмәт белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы түбәнәлкилеләр юк, ди үзәк директоры Алексей Шувалов
Район газетасының алдагы саннарының берсендә Түбән Әлкидән Рифкать Шакирҗанов хаты басылган иде.
Ул анда “Түбән Әлки почтасында эшләргә кеше таба алмый аптырадылар. Ә авылыбызда, ишетүемчә, әллә ничә кеше район хезмәт белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә басып, акча алып торалар, янәсе, эш таба алмыйлар”, дип яза.
Хезмәт белән тәэмин итү үзәге 11 төрле дәүләт хезмәте күрсәтә. Үзәккә теләсә кем – эшсезләр дә, эше булып, хезмәт урынын алыштырырга теләүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала. Аларга вакансияләр тәкъдим ителә. Мөрәҗәгать итүчегә туры килә торган ике вакансия булса, эшсезлек буенча пособие билгеләнми. Ә пособие билгеләнсә, аны түләү вакыты уртача өч айдан алты айга кадәр дәвам итә. Хәзерге вакытта Түбән Әлкидә эшсез статусы булган һәм эшсезлек буенча пособие алучы кешеләр юк. Күп санлы вакансияләр булып та, эш урыннарының озак вакытлар буш, ягъни вакантлы калуына без үзебез дә борчылабыз. Хәзер эш тәҗрибәсе булган яисә уку-өйрәнү узганнан соң тегүче булып эшләргә теләгән кешеләрне туплыйбыз. Аларның хезмәт хакы 25 мең һәм аннан күбрәк булачак.
Барлык вакансияләр белән “Работа в России” порталында (https://trudvsem.ru) танышырга мөмкин. Шулай ук эшкә урнашканда социаль контракт төзеп, өч ай дәвамында хезмәт хакына 10294 сум өстәмә алып торырга була. Безнең үзәккә мөрәҗәгать итеп, болар хакында төгәлрәк белешә аласыз.
Алексей Шувалов,
район хезмәт белән тәэмин итү үзәге директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев