Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Әхмәт мәктәбенә капиталь ремонт кирәк

1989 елдан биредә вак ремонт эшләре генә башкарылган.

Әхмәт төп мәктәбе директоры Венера Гайнетдинова Чуаш Кичүе авыл җирлегендә халык җыенында 1989 елдан бирле эшли торган мәктәп бинасын капиталь ремонтлауда ярдәм итүләрен сорады. Шул вакыттан бирле биредә вак ремонт эшләре генә башкарылган.

Бина үзе башта контора урнаштыру өчен каралган булган. Шуңа күрә ашханә аерым корпуста. Кышын укучыларга 30 градуслы салкыннарда да анда йөрергә туры килә. Мәктәп спорт залы буенча да сораулар бар. Биредә түбәләр түбән булу сәбәпле, балалар волейбол һәм баскетбол уйный алмый. Гомумән алганда, мәктәп хәзер яхшы хәлдә.

Венера ханым балалар өчен тигез шартлар тудырырга тели. Ә бит укучылар саны киләчәктә артачак. Бүген биредә 26 укучы булса, киләсе елда – 29, ә тагын бер елдан – 32.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев