Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы “Әхмәт” отрядында дым каплауга керештеләр

Көньяк-Көнбатыш филиалының “Әхмәт” отрядында берьюлы өч агрегат ярдәмендә тырмалау эшләренә керештеләр.

Чуаш Кичүе егете Равил Хәмидуллин, “НьюХолланд-500” тракторына 21 метр киңлектәге агрегат тагып, туңга сөрелгән җирләрне тырмалый. Өстәмә көпчәкләр куйганга, тракторы кырда җиңел йөри. Әле беренче ел файдаланылучы БЗ-21 тырма агрегаты артыннан сукаланган җир тигез һәм сыйфатлы эшкәртелеп кала.

Икенче бер кырда МТЗ-1221 тракторы белән тәҗрибәле механизатор Рамил Вәлиуллин туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләрен башкара. Ә Йолдыз поселогы ягындагы күпьеллык үлән басуларында үзенең МТЗ-1221 тракторына тырмалар тагып Ирек Җәләлетдинов дым каплау эшенә керешкән.

Реклама

Әлеге филиалның “Борискино” отрядында Владимир Николаев һәм Виталий Арнаков туңга сөрелгән җирләрдә дым каплау белән мәшгульләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев