Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы коммерцияле булмаган оешмалары игътибарына: социаль әһәмияткә ия проектлар конкурсына заявкалар кабул ителә

Социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар республика бюджетыннан субсидия бирү буенча конкурста катнаша ала.

Моның өчен 23 августтан да соңга калмыйча республика Икътисад министрлыгына заявкалар тапшырырга кирәк. Проектлар ике юнәлеш буенча кабул ителә. Гражданлык җәмгыяте һәм гражданлык инициативалары юнәлеше хәйриячелекне үстерү, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, җәмгыятьтә коррупциягә түзеп тора алмаучанлык тәрбияләү, милләтара һәм динара бердәмлекне ныгыту, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү кебек номинацияләрне үз эченә ала.

Икенче юнәлеш – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру. Монда конкурс муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый-мәдәни киңлекләрен үстерү, ялның сыйфатын яхшырту, туристлык һәм кунакчыллык тармагын үстерү, актив озын гомер өчен шартлар тудыру, массакүләм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, өзлексез экологик белем бирү һәм халыкның мәгърифәтлелеге системасын үстерү һ.б. номинацияләр буенча үткәрелә.

Конкурс шартлары турында төгәлрәк мәгълүмат ТР Икътисад министрлыгы сайтында (http://mert.tatarstan.ru).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев