Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: кунаклар белән чир дә кайткан

Бүген район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә сигез кеше коронавирустан дәвалана.

Шуларның икесе – районга Мәскәүдән кунакка кайтучылар. Бу турыда район үзәк хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина хәбәр итте.

Әлеге бүлектә ятучылар арасында үпкәләре 20 проценттан 60 процентка кадәр ялкынсынган пациентлар бар. Аеруча авыр хәлдәгеләр Чистайдагы ковид госпиталенә юлланган булган. Әмма алар, районда дәвалау әйбәтрәк дип, кире безгә кайтканнар.

“Җәйге чорда районга каникулга, ялга олылар да, балалар да күп кайта. Арада авыру йоктырганнар да булырга мөмкин. Шуңа һәркем сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш”,–ди Светлана Одушкина.

Тән температурасы күтәрелсә, авыру билгеләре сизелсә, үзлегегездән дәваланмагыз, һичшиксез медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез, дип искәртә баш табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев