Әлки районы мәдәният йортында малайлар һәм кызлар өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр
Район мәдәният йортында инвалид балалар, авыр тормышта яшәүче, күп балалы гаиләләрдән килгән малайлар һәм кызлар өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр.
Тамаша башланганчы ук кунакларга тәм-том белән чәй эчәргә тәкъдим иттеләр. Ә “Кайгырту” үзәге хезмәткәрләре кечкенә кунакларга бүләкләр тараттылар.
Мәдәният йортының бәйрәмчә бизәлгән сәхнәсендә аларны әкият геройлары – зур булып “үскән” Кар бабай, кечкенә Куян, хәйләкәр Төлке, кап-кара төстәге кош Каркуша, озын чәчле Урман Пәрие, сазлыклар хуҗасы Кикимора һәм Яңа елның символы Юлбарыс баласы каршылады.
Малайларны һәм кызларны бәйрәм белән котларга дип район башлыгы Александр Никошин да килде. Ул аларга әйбәт кәеф, нык сәламәтлек, укуда уңышлар теләде, тирә-яктагыларга ихтирам белән карарга өйрәнергә кушты.
–Өлкәннәрне, туганнарыгыз һәм якыннарыгызны хөрмәт итегез. Аларның сәламәтлеге турында сорашырга, бәйрәм белән котларга онытмагыз,–диде район җитәкчесе.
Бәйрәм бер сәгатькә якын дәвам итте. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, җырладылар, табышмакларга җавап эзләделәр, ә иң кыюлары Чыршы янына басып шигырь сөйләделәр. Бик озак чакырганнан соң балалар янына Кыш бабай һәм Кар кызы да килде. Алар бүләкләргә аеруча юмарт булып чыктылар. Кыш бабай бу бәйрәмгә алтын җепләр белән чигелгән, сәйләннәр белән бизәлгән яңа тун кигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев