Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы медицина хезмәткәрләре кисәтә: дөрес тукланмау төрле чирләр китереп чыгара

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне

Бөтендөнья сәламәтлек көне быел илебездә халыкта сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү һәм дөрес туклану принциплары формалаштыру мәсьәләләренә багышлана.

Сәламәт туклану кеше тормышының барлык чорларында да бик мөһим. Дөрес тукланмау аркасында  килеп чыккан авырулар нигездә гомер уртасында – 30-50 яшьләрдә күзәтелә. Нәкъ менә шушы яшьләрдә кирәгеннән артык ашау, майлы, баллы ризыкларны күп куллану, рационда яшелчә һәм җиләк-җимешләр, витаминнарның аз булуы кешенең саулыгына зур зыян сала.

Сәламәт туклануның төп принципларына килгәндә, ул энергетик яктан балансланган, тулы кыйммәтле булырга тиеш. Ризыкның тиешле дәрәҗәдә кулинар эшкәртелгән булуы, көн дәвамында билгеле бер вакытларда ашау мөһим.

Сөт ризыклары, балык, яшелчә һәм җиләк-җимешләр балаларга гына түгел, олылар өчен дә файдалы. Ә татлы, майлы, тозлы һәм ысланган ризыкларны чамасыз күп куллану матдәләр алмашынуга җитди зарар китерергә мөмкин. Мондый ашамлыклар кабымлыклар булып саналалар һәм рационыгызның нигезе була алмыйлар. Әлеге ризыклар аз күләмдә бәйрәм өстәлендә генә булсын.

Шуны да белеп торыгыз, сөт һәм сөт ризыкларында олы кешенең сөякләре өчен кирәкле кальций бар. Хатын-кызлар өчен кальцийга бай рацион бигрәк тә мөһим. Ул остеопороз, ягъни сөякләрнең юкаруы чирен кисәтүнең төп ысулы булып тора. Бу авыру белән гүзәл затлар ир-атларга караганда  дүрт тапкыр ешрак чирлиләр.

Газета укучыларга сәламәт туклану буенча ун киңәш:

1.Көндәлек рационыгызны төрләндерегез.

2.Гәүдә авырлыгын контрольдә тотуны гадәткә кертегез.

3.Порцияләрне киметергә тырышыгыз, көнгә 4-5 тапкыр ашагыз.

4.Ашыкмыйча ашагыз,  аякөсте капкалап йөрмәгез.

5.Алкогольле эчемлекләр кулланмагыз.

6.Рационыгызга клетчаткага бай ашамлыклар – яшелчә, җиләк-җимеш, ярмаларны күбрәк кертегез.

7.Майларны азрак кулланырга тырышыгыз, чиста майлардан, әйтик, атланмайдан һәм салодан акрынлап баш тартыгыз.

8.Чиста шикәр куллануны чикләгез.

9.Аш тозы куллануны киметегез.

10.Рационыгызны акрынлап үзгәртегез.

Авырулар турында оныту өчен туклануны файдалы итәргә кирәк.

Венера Садыйкова,

район үзәк хастаханәсенең профилактика кабинеты шәфкать туташы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев