Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы механизаторлары бу атнада уҗымнарны тукландыруга керешә

Бу атнада игенчеләребез язгы кыр эшләренә керешәчәк. “Кызыл Шәрык-Агро”, “Хузангай” җәмгыятьләре уҗымнарны тукландыра башлыйлар. Быел районда 42 мең гектарга якын мәйданда сабан культуралары чәчү планлаштырыла.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан һәр гектар мәйданга 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә ашлама кертү каралган. Әлегә районга гектарга 32 килограмм исәбеннән минераль ашлама кайтарылган. Иң мөһиме, язгы агрочараларны башкару өчен җитәрлек күләмдә ашлама бу көннәрдә кайтып бетәчәк. Әйтик, уҗымнарны тукландыру, сабан культуралары чәчү өчен 3 мең тонна “җир сые” кирәк булса, шуның 2700 тоннасы ындыр табакларына кайтарылган. “Хузангай” җәмгыяте соңгы вакытта көн саен 150 шәр тонна ашлама кайтарта.

“Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте уҗымнар тукландыруны самолетлар белән башкара. Районда ашлама кертүдә берьюлы җиде очкыч эшләячәк. Ә “Хузангай”да “Туман” үзйөрешле агрегатлары файдаланылачак. Биредә быел тагын бер “Туман” сатып алдылар. Җәмгыять басуларында берьюлы дүрт агрегат туфракны тукландырачак. “Яшь көч”тә исә үзйөрешле “Роса” агрегатын кулланырга ниятлиләр.

Сүз дә юк, иртә яздан тукландырылган басулардан гына зур уңыш өмет итеп була. Дөрес, хезмәтнең нәтиҗәсе сөендерсен дисәң, орлыгыңны да кайгыртырга тиешсең. Соңгы елларда районда орлык белән тәэмин ителү күпкә яхшырды. Сабан культуралары чәчү өчен (техник культуралардан тыш) 4400 тонна орлык кирәк, һәм ул бездә артыгы белән хәзерләнгән.

Соңгы айларда орлыкның элиталы сортлыларын сатып алу буенча җитди эш алып барылды. Районга югары репродукцияле 270 тонна арпа орлыгы, 100 тонна борчак һәм солы орлыклары кайтарылды.

Быел “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте 720 гектарда кыйммәтле борчак культурасын үстерергә җыена. Алар үзләрен орлык белән җитәрлек күләмдә тәэмин иткәннәр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, иртә яздан көзге бодай басуларына (ә алар бездә 23 мең гектардан артык) гектарына 120 килограмм исәбеннән ашлама кертеләчәк. Икенче тапкыр тукландыру барышында бу басулар тагын 80 шәр килограмм исәбеннән сый алачак.

Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә башлыча әзер. Якын көннәрдә кайбер проблемалы тракторлар да ремонттан чыгачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев