Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев Корбан бәйрәме белән котлый, гает намазына чакыра

Әссәләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәәкәтүһ, хөрмәтле дин кардәшләребез! 

Корбан гаете мөбәрәк булсын! Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп итсә иде. Илләребезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, бәхет-сәгадәт насыйп әйләсен.
20 нче июль көнне мәчетләребездә иртәнге 3 сәгать 30 минутта Корбан гаете вәгазе, сәгать  4 тә гает намазы укылачак. 
Корбан гаете чараларын оештырганда, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык таләпләрне дә үтәү сорала.
Ирек хәзрәт Сәләхиев, 
район мөхтәсибе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев