Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: музей хезмәткәрләре ял көннәрендә сәяхәткә чакыра

С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее “Ял көннәре турлары” проекты буенча эшләвен дәвам итә: әлкилеләр, район кунаклары өчен туган ягыбыз буенча автобуста экскурсияләр оештырыла.

Музей экскурсоводлары безнең як тарихы, Әлкине еракларга таныткан шәхесләр турында кызыклы итеп сөйлиләр, тарих һәм археология истәлекләрен күрсәтәләр. Билгеле, тур кысаларында музейны да карый экскурсантлар. Биредә аларга Космонавтика залын күрсәтәләр. Ә анда карар нәрсәләр аз түгел, чөнки экспозицияләрдә космонавт Александр Баландин бүләк иткән, космоста булып кайткан экспонатлар бар бит.
“Ял көне туры” Чуаш Республикасының халык шагыйре Педр Хузангай музеен карауны да үз эченә ала. Кыскасы, музей хезмәткәрләре үзебезнең район буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чакыралар.
Теләүчеләр туган якны өйрәнү музеена 8 (84346)21-2-28, 89274632009 телефоннары белән алдан ук шылтыратып куя алалар. Реклама 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев