Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: пенсионерлар арасында прививка ясатучылар күп

Соңгы вакытта районда коронавирустан прививка ясатучылар саны сизелерлек артты. Бу атнада көн саен 70 кә якын кеше ковидка каршы укол алган. Ә барысы 2065 әлкиле әлеге мәкерле чирдән саклануның шушы нәтиҗәле ысулын сайлаган. 

 
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасындагы прививка кабинеты каршында вакыты-вакыты белән хәтта чиратлар да хасил була. 
–Үзебезнең участок терапевты вакцина ясатырга фатиха бирде, инде менә уколны кадатып та чыктым,–ди Югары Әлки авылы клубы мөдире Фәния Минһаҗева. –Без, мәдәният хезмәткәрләре, гел халык арасында бит. Ялгыз яшәүче өлкәннәр янында да еш булабыз. Шуны да уйлап, үземнең сәламәтлегемне дә кайгыртып ясаттым прививканы. Хезмәттәшләремнең дә күбесе вакциналанды инде. 
Базарлы Матак урта мәктәбе хезмәткәре Валерий Смышляев тә прививка алуны һичшиксез кирәк дип тапкан.
–Әлегә кадәр икеләнеп торучыларга да һич шикләнми вакциналауга килергә киңәш итәр идем.  Төрле юк-бар сүзләргә, прививка турындагы ялган хәбәрләргә игътибар итмәгез. Мин табибларга гына ышанам. Алар кешегә зыянлы әйберне эшләргә үгетләмәс,–диде ул безгә процедура кабинетыннан чыккач. 
Борискино һәм Апак авыл җирлекләре башлыклары Галина Самарина белән Илһамия Әбҗәббарова прививка ясатырга бергә килделәр. 
–Прививканың иң нәтиҗәле чара булуына шикләнәсе юк. Шул вакциналар бит инде күпме яман чирләрне җиңәргә мөмкинлек биргән, миллионлаган кешеләрне үлемнән коткарып калган. Коронавирусның нинди куркыныч чир булуына инандык инде. Хәзер аның өченче дулкыны башлану турында сөйлиләр, алдан ук саклану чарасын күреп куярга кирәк,–диләр авыл җитәкчеләре.
С.М.Лисенков исемендәге музей директоры Мария Платонова бу атнада прививканың икенчесен ясаткан. 
–Туганнарым, танышларым арасында ковид белән бик каты авыручылар булды. Шөкер, әлегә авыру безгә тимәде. Тик бит коронавирус беркая китмәде. Сәламәтлегеңне куркыныч астына куйганчы, прививка ясатып үзеңне саклау хәерле. Уколлардан соң үземне бик әйбәт хис иттем. Шәфкать туташы Алсу Яруллина барын да җентекләп аңлата. Коллективыбызның яртысыннан күбрәге вакцина алды инде,– ди Мария Платонова.
Пенсионерлар арасында да прививка ясатырга теләк белдерүчеләр күп икән. Редакциябездә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Рәшит Хәбибуллин да шушы арада вакцина кадатуын әйтте. 
–Коронавирус белән шаярырга ярамый. Ул күпме кешенең гомерен өзде. Аякка басучылар да инфекциянең организмны тәмам эштән чыгаруын, ахыргача савыгуның озакка сузылуын әйтәләр. Шуңа яман вирус белән очрашканчы иммунитетымны ныгытырга, авырудан сакларга булдым,–дип сөйләде хезмәттәшебез. 
Районга “Гам-Ковид-Вак” һәм “Эпивак корона” вакциналары җитәрлек күләмдә кайтып тора. Прививка бушлай ясала. 
Шуны онытмагыз: прививкага кадәр һәм аннан соң да профилактика чараларын төгәл үтәү, битлек кию, социаль дистанция саклау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев