Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Пенсия фонды кайбер төр түләүләрне, компенсацияләрне, пособиеләрне түли башлады

2022 елның 1 гыйнварыннан Әлки районы Пенсия фонды әлкилеләргә әлегә кадәр социаль яклау органнары һәм Россия хезмәт министрлыгы билгеләгән һәм түләгән кайбер төр түләүләрне, компенсацияләрне, пособиеләрне түли башлады.

 

Федераль законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр яктылыгында Әлки Пенсия фондына әлегә кадәр социаль яклау һәм Россия хезмәт региональ органнары түләү делолары нигезендә тормышка ашырган социаль ярдәм төрләрен түләү буенча өстәмә функцияләр һәм бюджет вәкаләтләре тапшырылды.

Сүз түбәндәге биш категориягә караган пособиеләр, түләүләр һәм компенсацияләр хакында бара:

  • Балалары булган эшләмәүче гражданнар;
  • Радияция тәэсиренә дучар булган гражданнар;
  • Реабилитацияләнгән затлар;
  • Медицина күрсәтмәләре буенча транспорт чараларыннан файдаланучы  инвалидлар (инвалид балалар);
  • Пенсион тәэминаты Россия Пенсия фонды аша башкарылучы хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары.

Мәсәлән, яңа елдан балалары булган гражданнарга түбәндәге төр пособиеләр Пенсия фонды органнары аша түләнә башлады: эшләмәүче гражданнарга баласына 1,5 яшь булганчы ай саен түләнә торган пособие; оешма ликвидацияләнү сәбәпле эштән киткән хатын-кызларга йөклелек һәм бала тудыру буенча бирелүче пособие; бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие; баланы гаиләгә тәрбияләүгә биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие; чакыру буенча хәрби хезмәттә булган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр түләнә торган пособие; чакыру буенча хәрби хезмәттә булган хәрби хезмәткәрнең баласына ай саен түләнүче пособие.

Пенсия фондына күчкән чараларның тулы исемлеге белән Россия Пенсия фонды сайтында танышырга мөмкин.

Пенсия фонды яңа төр пособиеләрне ведомстоара хезмәттәшлеккә таянып башкарачак, ягъни социаль ярдәмнең әлеге төрен моңа кадәр алучыларга Пенсия фонды түләүләрне автомат рәвештә, элек күрсәтелгән реквизитлар буенча күчерәчәк. Бу очракта Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Реклама

Әлеге пособиеләрне алу хокукы булып та моңа кадәр аннан файдаланучылар 2022 елның 1 гыйнварыннан соң Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәләр.

Яңа вәкаләтләрне тормышка ашыруга әзерлек чорында масштаблы эш башкарылды: урыннарда халыкны социаль яклауның региональ министрлыклары катнашында эшче төркемнәр оештырылды; күчерелә торган чаралар анализланды, үзара мәгълүмат хезмәттәшлеге һәм мәгълүматлар тапшыру реестры турындагы килүшенең кабул ителгән формалары проекты якынча килештерелде.

Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәткәрләре өчен расланган паспортлар нигезендә  социаль яклау (ярдәм) чаралары күрсәтү стандартлары эшләнде. Гражданнарның клиентлар белән эшләү хезмәтендә ниләр эшләргә тиешлеге  барлык нечкәлекләренә кадәр  уйланылды. Социаль яклауның региональ органнары Пенсия фондына социаль ярдәмнән файдаланучылар турында мәгълүматларны тапшырдылар.

“Фондның яңа өстәмә функцияләре һәм бюджет вәкаләтләре социаль түләүләрне тормышка ашыру процессын оптимальләштерегә ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә илдә социаль ярдәм чараларын  реализацияләүгә бердәм якын килү тормышка ашырылачак. Бу исә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырачак”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Аерым ярдәм чараларына кагылышлы сорауларга җавапны гражданнар белән хезмәттәшлек  итү буенча Бердәм контакт-үзәгенең 8800 6-000-000 телефоны аша алырга мөмкин. (шалтырату түләүсез).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев