Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина: эшсезлек буенча пособия арта

Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 2019 елга эшсезлек буенча пособие күләме 70 проценттан күбрәккә арта.

 

Хәзер эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме – 850 сум, ә максималь күләме 4900 сум тәшкил итә. Әлеге суммалар 2009 елда билгеләнгән иде, һәм шуннан соң бер дә артмады.

Югарыда аталган карар белән эшсезлек буенча пособиенең иң аз күләме –1500 сум, ә иң зурысы 8000 сумга җитәчәк. Шулай ук пенсия алды яшендәге (2019 елның 1 гыйнварыннан бу – картлык буенча иминият пенсиясенә хокук бирүче яшькә кадәрге биш ел) кешеләр өчен эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 11280 сум дип билгеләнде.

Карар 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.

Луиза Хәйруллина,

район прокуроры урынбасары юстиция советнигы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев