Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: район үзәге урамнарында гадәти булмаган этләр  пәйда булган

Район үзәгендә әле анда, әле монда колакларына сары тамга беркетелгән этләрне күрергә була.

 

Бу үзенә күрә “эт паспорты”, җанварның аруландырылуы һәм йогышлы чирләрдән вакциналануы турындагы документ.

Районда сукбай этләр мәсьәләсенең ничек хәл ителүе хакында язган идек (Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов белән интервью социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә урнаштырылды). Гамәлдәге закончалык нигезендә, җанварларны тоту, аруландыру, вакциналау һәм яшәгән урыннарына кире кайтару – әлегә сукбай этләр белән көрәшнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы.

Шулай итеп, колакларында  чиплар булган этләр – җирле властьның сукбай җанварлар проблемасын хәл итү буенча үз өстенә алган бурычларын хәл итүе күрсәткече дә.

Җанварлар өчен махсус приютларда башкарыла торган әлеге процедуралардан соң Акбайлар һәм Сарбайлар, аңлашыла ки, үрчем бирә алмыйлар, үзләре дә инде озак яшәми.

Әмма бу әле мәсьәлә хәл ителде дигән сүз түгел. “Кешенең дусты” бит, ашарга ризык тапмаса, дошманга да әверелергә мөмкин.

Газетада язмабыз басылганнан соң (№12, 2021 елның 2 апреле) үз фикерләрен белдерүчеләр күп булды. Газета укучылар Түбән Кәчи авылы урамнарында ашарга эзләп чапкан этнең (хуҗасы район үзәгендә йорт сатып алган, әмма күченеп киткәндә маэмайны үзе белән алмаган) язмышы белән кызыксындылар. Авыл җирлеге җитәкчесе Михаил Елифанов оператив чаралар күргәннән соң хәсрәт-хуҗасы Рексны бәйгә куйган, кайтып ашатып йөри, игелекле күршеләре дә маэмай турында кайгырта. Әмма мәсьәлә тулысынча хәл ителгән диеп булмый. Һәр йорт хайванының  чын кайгыртучан хуҗасы һәм дусты булырга тиеш бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев