Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы: район үзәгендәге светофор янында асфальт юл ремонтланды

Юл төзелеше участогы хезмәткәрләре трассалардагы чокырларны ямадылар.

Район үзәгендә юллар киселешендәге светофор янында асфальт юлда чокыр хасил булган иде. Юлның бу өлеше сазлыклы урынга туры килгән. Аны берничә ел элек капиталь ремонтладылар да. Ул вакытта экскаватор белән юлның грунтын алып, балчык, ком, таш җәеп асфальтлаганнар иде. Инде янә урыны белән юл ашалып, базлыклар барлыкка килә башлаган.

Юл салучылар янә экскаватор ярдәмендә базланган урыннан грунтны казып алдылар. Урынына ташлы-комлы катнашма тутырып тыгызладылар. Инде бу урынга асфальт та җәеп куйганнар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев