Әлки районы: республика бәйгесендә җиңәрлек авыл хуҗалыгы профессияләре осталары бездә дә бар
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иң яхшы авыл хуҗалыгы белгечләрен ачыклау максатында конкурс үткәрә.
Әлеге бәйге республиканың “Иң яхшы икътисадчысы”н, “Иң яхшы бухгалтеры”н, “Иң яхшы инженеры”н, шулай ук районның иң яхшы зоотехнигын, селекция-нәсел хезмәте (селекционно-племенная служба района) җитәкчесен, агроном, ветеринария, кадрлар белән эшләү һәм куркынычсызлык техникасы белгечләрен ачыклау өчен оештырыла. Бәйге шартлары белән министрлык сайтында яисә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә танышырга мөмкин. Конкурска заявкалар 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев