Әлки районы: Роспотребнадзор балалар товарлары һәм балалар ялы сыйфаты һәм хәвефсезлеге мәсьәләләре буенча “кайнар линия” оештыра
Роспотребнадзор Татарстан идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге 20 майдан 3 июньгә кадәр балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты, хәвефсезлеге мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшен оештыра.
Территориаль бүлекнең әйдәүче белгеч-эксперты А. М. Абдулганиева һәм баш белгеч-эксперт А.Ф.Абзалов эш көннәрендә 9.00-16.00 сәгатьләрдә (884345) 2-08-83, (884346) 2-10-89 телефоннары буенча әлеге мәсьәләләр буенча консультация бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев