Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы шефлык иткән частьтә булдылар

Узган ял көннәрендә уллары Оренбургтагы хәрби частьтә хезмәт иткән әти-әниләр шунда барып, егетләрнең хәрби ант кабул итү тантанасында катнаштылар.

Бу юлы безнең делегациягә Спас районы вәкилләре дә кушылды. Чөнки хәрби комиссариат безнең районнар өчен уртак бит. Хәрби частькә баручыларны Виктор Лаврентьев җитәкләде. Шулай итеп, ата-аналар 4 августта улларының ант кабул итүе шаһитлары булдылар.
Тантанадан соң кунаклар район шефлык иткән әлеге частьтә хезмәт итүче барлык солдатларны Татарстан Республикасы исеменнән милли ризыклар белән сыйладылар. Әйтеп үтик: хәзер бу частьтә 32 әлкиле хезмәт итә. 

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев