Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районы спорт мәктәбе бертуган Фәракшиннар истәлегенә татарча көрәш турниры үткәрде

Район спорт мәктәбе бертуган Фәракшиннар истәлегенә татарча көрәш буенча ачык турнир үткәрде.

Үргәгар авылы егетләре Илсур һәм Илмир Фәракшиннар бик оста көрәшчеләр иде. Балачактан бил алышып үскән игезәкләр 80 нче-90 нчы елларда район һәм республика бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясадылар, Сабантуй батырлары булдылар. Кызганыч, икесе дә якты дөньядан бик иртә китеп барды. Әмма көрәшче дуслары, райондашлары Илсур белән Илмирне онытмыйлар, аларны сагынып искә алалар.

“Алинә” универсаль спорт залында Фәракшиннар истәлегенә көрәш турниры быел бишенче тапкыр үткәрелде.  Илсур һәм Илмир белән бергә көрәшеп йөргән Рәшит Мусин, Тәлгать Әхмәтшин, көрәшчеләр Данияр Апаяров, Ринас Насыйбуллин бәйгене үткәрүгә финанс ярдәме күрсәттеләр.

Турнирда 17 яшьлек һәм кечерәк 60 көрәшче катнашты. Келәмнәрдә ярыш бик кызу барды. Төрле үлчәмнәрдә Нияз Гатин (Базарлы Матак), Артем Калмыков (Иске Тахтала), Альберт Рәхмәтуллин (Базарлы Матак), Владимир Журавлев (Яңа Салман), Фаил Мөхәммәтшин (Яңа Салман), Илзат Әхмәров (Базарлы Матак), Илназ Хәмидуллин (Базарлы Матак), Данил Зәйнуллин (Алпар), Илсаф Фәтхетдинов (Ташбилге) һәм Ринат Гайфуллин (Яңа Салман) беренче урыннарны алдылар. Аларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев