Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы судья ярдәмчесе Лилия Шәфикова мирас кабул итүнең кайбер таләпләрен аңлата

Мираска бәйле сораулар белән судка еш мөрәҗәгать итәләр. Шуны истә тотып, мирас кабул итү тәртибенең кайбер якларын газета укучыларның исләренә төшерәбез.

Мирас итеп алу – вафат булган кешенең милке, хокуклары һәм алар белән бәйле бурычларының бүтән кешеләргә (варисларга) күчүе ул.

Мирас гражданин үлгәч ачыла. Законда мирас ачылган көннән соң аны кабул итү өчен алты ай срок каралган. Кешенең үлгән көне мирас ачылган көн булып санала. Вафат булучының соңгы яшәгән җире мирас ачылган урын була.

Мирас калдыручының балалары, ире я хатыны һәм әти-әниләре закон буенча беренче чираттагы варислар булып тора. Әгәр беренче чираттагы варислар юк икән, закон буенча мирас калдыручының бертуганнары һәм башка якын туганнары, әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да бабайлары һәм әбиләре икенче чираттагы варислар булып санала.

Законда варисларның бурычлары түгел, хокуклары билгеләнгән. Әгәр бер варис үлгән туганының мирасын кабул итәргә риза булса, калган варислар мөлкәтне алырга бурычлы түгел. Алай гына да түгел, аларның аннан баш тартырга да хокуклары бар.

Шунысы мөһим: мирасны кабул итү өчен мирас калдыручы үлгән көннән соң алты айдан да соңга калмыйча нотариуска мөрәҗәгать итү зарур.

Лилия Шәфикова,

судья ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев