Әлки районы: сыер асраучылар тиздән субсидия алыр
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе шәхси хуҗалыклардагы савым сыерларына субсидия бирүгә документлар әзерли башлады.
Әлеге субсидия ике өлештән тора. Аның төп өлеше – шәхси хуҗалыктагы сыер өчен. Бер сөтбикәгә – 2 мең сум, ике сыер өчен –3 мең сум, өч һәм аннан да күбрәк савым терлеге өчен 4 мең сум субсидия каралган. Моңа өстәп терлеккә ветеринария хезмәтләре күрсәтү буенча 300 сум субсидия дә түләнә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш бухгалтеры Гөлфирә Сәлахова әйтүенчә, хәзер авыл җирлекләре башкарма комитетлары аша халыктагы савым сыерлары саны ачыклана. Мал ияләренә субсидияләр июньдә барып җитәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев