Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Биктимер авылында 95 яшьлек әбинең янгында гомере өзелгән

Бүген төнлә Түбән Биктимер авылында торак йортта чыккан янгында 95 яшьлек әбинең гомере өзелгән.

Янгын төнге сәгать 1 тирәсендә чыга. Бүрәнә йортны ялкын бик тиз камап ала. Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы Фаяз Фәттахов әйтүенчә, 95 яшьлек әби тыл хезмәтчәне  булган, 58 яшьлек инвалид  улы белән яшәгән.  Фаҗига чыккан төнне улы өйдә кунмаган булган.

Әби өйдә аны карарга Чаллы шәһәреннән кайткан кайткан 69 яшьлек кызы белән була. Кызы янгында зыян күрмәгән, әмма шок хәлендә. Үзе әйтүенчә, төн уртасында ул төтенгә буылып уянып киткән. “Өй дөрләп яна иде, көч-хәл белән тәрәзәдән чыгып егылдым”, – дигән хатын. Кызганыч, урын өстендә яткан әбине уттан алып чыгып өлгермәгәннәр.

Район үзәгеннән килеп җиткән янгын сүндерүчеләр ут белән көрәшсә дә, өй тулысынча янып бетә, агач кисәүләре генә утырып кала. Иртәнге сәгать 9 тирәсендә әбинең җәсәден янган өй эченннән алып чыгалар.

Әлеге хәл буенча хәзер тикшерү эшләре бара.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев