Әлки районы: “Триммер Югары Әлкигә китте”
2022 елның икенче яртыеллыгына “ Әлки хәбәрләре” район газетасына 4 меңгә якын кеше язылды. Без традиция буенча әбүнәчеләребез арасында бүләкләр уйнаттык.
“Газетага языл һәм электр чапкыч-триммер от “ акциясенә “ Әлки хәбәрләре” нә 6 айга язылган 253 кешедән квитанция күчермәсе килде безгә.
18 июльдә редакциядә бүләкләр уйнату үткәрелде. Акциядә катнашучыларның тулы исемлеге төзелеп, һәрберсенә үз тәртип саны бирелде.Әлеге номерлар язылган билетлар махсус тартмага салынды. Призлар уйнатуга район үзәк китапханәсе хезмәткәре Ирина Сабированы чакырдык. Номерларны тартмадан ул алып торды. Әлеге акциянең барышын видеога яздырып социаль челтәрләргә урнаштырдык. Кыскасы- призлар уйнату гадел һәм ачык алып барылды.
Шулай итеп Ирина Сабирова иң элек төп бүләк электрчапкыч -триммер иясен ачыклады. Аны Югары Әлкидән Ринат Хәмәтшин отты.
Бакча арбасы Югары Кәчи авылында яшәүче Ольга Тихоновага чыкты. Термос иясе Базарлы Матактан Азат Шәфиков булды. Электор чәйнигын - Каракулдән Александр Афанасьев, пар утюгын – Базарлы Матактан Лидия Волостнова,су шлангысын – Яңа Салманнан Дамир Насыйбуллин,почта әрҗәсен – Базарлы Матактан Рафаэль Вәлиуллин, резина саплы молотокны Борискинодан Валентина Бокарев, лейкаларны Түбән Әлкидән Илшат Садриев, Юхмачыдан Вандышева Любовь, Чуаш Борнаеннан Надежда Емелюкова оттылар.
Бүләк откан газета укучыларыбызны котлыйбыз.
Бүләкләр алуда матди ярдәм күрсәткән Түбән Әлки эшмәкәре Альберт Шәйхетдиновка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев