Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: укучы чак кына машина астында калмаган

Бу атнада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

  Анда юллардагы хәлләр турында мәгълүмат белән дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Рәис Сафин чыгыш ясады. Ул бик борчылып быел юл-транспорт һәлакәтләренең артуын билгеләп үтте, аларның сәбәпләрен аңлатты.
Рәис Сафин берничә авариянең җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыгуын да искәртте. Бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында яктыртылмый торган юллардан йөргән җәяүлеләрнең, киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар кулланмаулары сәбәпле, үзләрен куркыныч астына куюларын әйтеп үтте ул. Районда шундый өч очрак теркәлгән, аларның икесендә җәяүлеләр әле исерек тә булганнар. 
Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов кышкы чорда юлларны кар-боздан чистартуга тиешле игътибар бирүне таләп итте. Автомобиль трассаларын “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте карап-чистартып тора. Ә авыл юлларын чиста тоту җирлек башлыклары вазыйфасы, диде Илнур Юсупов. Район үзәге Базарлы Матактагы урам юлларын кышкы көннәрдә кардан ничек чистартачаклары турында җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов чыгыш ясады. Юлларга сиптерү өчен 300 тонна ком-тоз катнашмасы хәзерләнгән. Барлык техника төзекләндерелгән. Көчле кар-буран булган көннәрдә юлларны чистарту өчен өстәмә техника җәлеп итү буенча килешүләр төзелгән.
Базарлы Матак мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова да үзләрен борчыган мәсьәләне күтәрде: мәктәп янәшәсендәге урамнан машиналар зур тизлектә үтәләр икән. Берничә көн элек башлангыч сыйныф укучысы чак кына машина астында калмаган. 
Илнур Юсупов бу урында тизлекне чикләүче билгеләрне тикшереп чыгарга, кирәк икән, өстәмә билгеләр куярга кушты. Ул шулай ук киләчәктә мәктәп янындагы юлларны күзәтүче видеокамералар урнаштыруның зарурлыгын да әйтте.
Район мәгариф идарәсе белгече Гөлсәрия Җиһангирова укучыларны мәктәпләргә автобуслар белән йөртүнең ничек гамәлгә ашырылуын анализлады.  Барлыгы 366 укучыны мәктәпләргә автобуслар илтә. Районның 41 авылыннан 32 маршрут буенча йөри алар. Һәр маршрутның паспорты эшләнгән, ә укучыларны укытучы озатып йөри. Балаларга транспортта үз-үзеңне дөрес тоту, юлда йөрү кагыйдәләре даими өйрәтелә, диде Гөлсәрия Җиһангирова.
Утырышта суд приставларының район бүлегеннән Гөлшат Иминова да чыгыш ясады, ул суд карарларының үтәлеше хакында мәгълүмат җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев