Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районы: урман гүзәлләре сатуга чыкты

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Бәйрәмнең төп атрибуты, билгеле инде, чыршы. Яшел гүзәлне каян алып була соң?

Урманнан киселгән ылыслыларны район үзәгендә сатып алырга мөмкин. Бәясе дә кулай – метры 250 сум. Сатуга чыккан чыршыкайлар нигездә метр ярым-ике метрлы. Биегрәк чыршы я нарат кирәксенсәгез, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә заявка бирергә кирәк.

  • Биек агачларны күбесенчә мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен алалар. Бу көннәрдә район үзәгендә 48 ылыслы агач сатылды. Сату нокталары авылларда да бар, – ди урман хуҗалыгы эшчесе Риф Гатауллин.

Түбән Кәчидә яшәүче Марина Шапеева һәр елны тере чыршы сатып ала. “Урман агачы чын бәйрәм мохите тудыра, өйдә ылысның хуш исе тарала. Без ясалма агачка кызыкмыйбыз”, – ди ул.

Ә менә Яңа Баллыкүлдән Хәсән һәм Розалия Сәлахиевләр берничә ел инде өйләрендә ясалма чыршы бизиләр. Алар биш бала табып үстергәннәр. Сабыйлар кечерәк чакта бәйрәмгә тере агач куя торган булганнар. “Чыршысыз булмый. Балалар, оныклар бәйрәмгә кайта.  Уйлаштык та күп елларга җитәрлек чыршы алырга булдык. Мәшәкате әзрәк. Чоланнан алып керәсең, бизисең дә, эше дә бетә. Менә Матакка чыршы уенчыклары алырга килдек әле. Бәйрәм чыршысының “киемнәрен” ел да яңартырга тырышабыз”, – дип сөйләделәр сигезенче дистәне ваклаучы ир белән хатын.

Антонина Сафронованы әле генә сатып алынган нарат агачын өенә алып кайтканда очраттык. “Тере наратның хуш исенә җитәме соң?! Оныгыма 13 яшь, ул да шулай ди. Традицияне бозмыйбыз. Менә авыл үзәгендә сатып алдым, квитанция дә бирделәр. Мин инде пенсиядә. Ә урман гүзәлен өй түренә бизәп куйгач, балачак искә төшә, күңелгә рәхәт булып китә”, – ди сөенечен уртаклашты өлкән ханым.

Бәйрәмнең төп бизәге нинди бәядән сатылуын да сораштык. Ясалма чыршылар 500 сумнан башлана. Эшмәкәрләр сүзләренә караганда, Яңа ел алдыннан күмәртәле складларда бу товарга бәһаләр сизелерлек арткан. Ә менә гыйнварда алар арзанрак торачак. Шулай булмыйча, Яңа елдан соң аларга сорау кими бит.

Ә сез нинди чыршыга өстенлек бирәсез? Терегәме, әллә ясалмагамы?    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев