Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Урман утырту акциясендә мең ярым агачка баеды

Атна буе дәвам иткән урман утырту акциясендә районыбыз мең ярым агачка баеды.

Яшелләндерү эшендә оешма-учреждениеләр коллективлары, авыл халкы, мәктәп балалары актив катнашты. Урамнарда, паркларда миләш, юкә, каен, чыршы үсентеләре утыртылды. Үсентеләр белән район урман хуҗалыгы бушлай тәэмин итте. Урман хезмәткәрләре үзләре дә Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы укучылары белән бергә уку йорты территориясендә 300 миләш, район үзәгенең Урман урамында 40 чыршы утыртканнар.

–Агачларны утырту белән генә эш бетми әле. Алар әйбәт үсеп китсен өчен үсентеләрне саклап, су сибеп тәрбияләп тору зарур. Райондашлар бу эштә дә катнашсын иде. Яшеллек бит торак пунктларны ямьләп кенә калмый, һаваны да сафландыра, чистарта. Бу җәһәттән мин Базарлы Матактагы “Теремкәй” балалар бакчасын үрнәк итеп куяр идем. Алар утырткан агачлар ныгып, бик матур булып үсеп килә,–ди район урманчылыгы җитәкче-лесничие.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев