Әлки районы: яңгырлар уракны туктатты, әмма чәчүгә файдалы булды
Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар урып-җыю эшләре барышын сүпәнәйтте. Узган атнада механизаторлар бары 4 мең гектарда бөртеклеләрне суктырып алдылар. Кояшлы матур вакытта алар бу мәйданны ике көндә җыеп алган булырлар иде.
Әмма яңгыр уракны тоткарласа да, дымның җиргә артык булганы юк әле. Бердән, яңгырлар көзге чәчүгә җирне дым белән туендырса, силоска һәм бөртек өчен үскән зур мәйданнардагы кукуруз өчен бу яңгырлар сихәтле. Шулай ук печән җирләре дә дымга туенып үсеп утыра.
Әлегә район буенча 35 мең 643 гектар җирнең 21мең 751 гектарыннан бөртеклеләр суктырып алынды. Үстерелгәннең 60 проценты амбарларга керде. Уртача уңыш һәр гектардан 36,3 центнер тәшкил итә. Көзге бодай уңышы уртача 42,3 центнер чыгып бара. Аны бездә 17 мең 850 гектарда җыеп аласы калды.
Районда комбайннарның күбесе хәзер арпа суктыруда эшли. Арпа бездә 8 мең гектарга якын мәйданны били. Шуның 40 процентыннан уңыш җыеп алынды. Бу кыйммәтле культурадан да гектардан уртача 35әр центнер уңыш чыга.
Яңгырдан соң элеваторга, ындыр табакларына бөртек шактый дымлы керде. Базарлы Матак элеваторында бу көннәрдә биш бөртек киптерү агрегаты көн-төн эшли. Шулай ук “Хузангай” җәмгыятендә дә ике зур бөртек киптерү агрегаты тулы куәткә “җигелә”.
Районда көзге чәчү дә бара. Дөрес, яңгырлы көннәрдә бу эш тукталып торды. Быел көзеннән 21,7 мең гектарда уҗым культуралары чәчү планлаштырыла. Шуның 20,4 мең гектары көзге бодай булачак. Әлегә 500 әр гектар арыш һәм бодай чәчә алдык.
Уңышы җыеп алынган кырларда саламны тюкларга төреп, туңга сөрү эшләренә керештеләр. 3200 гектарда август сөрүе башкарылды. Белгечләр әйтүенчә, болай сукалау уңышны күтәрүгә зур йогынты ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев