Реклама
Яңалыклар
Әлки районы якташлык җәмгыяте очрашуында 250 дән артык кеше катнашты
Узган шимбә, 6 октябрь, әлкилеләр өчен бик истәлекле булды. Төрле төбәкләргә сибелеп көн күрсәләр дә, туган яклары белән горурланып, аны сагынып, кече Ватаннары өчен җан атып яшәүче ул-кызларын районыбыз үзенә җыйды. Әлки якташлык җәмгыяте очрашуларының беренче генә үткәрелүе түгел. Әмма бусы аеруча зур активлык белән, бик күп кеше катнашында узды. Очрашуга 250 дән артык якташыбыз кайткан иде. Аларга олы хөрмәт һәм кунакчыллык күрсәтелде. Район мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы һәм җирле эшмәкәрләр продукциясе, олылар һәм балаларның кул эшләре күргәзмәләре оештырылган иде.
“Рәхмәт сезгә, якташлар!”
Районыбыз якташлык җәмгыятенә 1993 елда ук нигез салынган иде. Ә рәсми төстә “Әлки районы якташлыгы” төбәк иҗтимагый оешмасы 2011 елда төзелде. Шунда аның Уставы, рәсми символикасы расланды, берләшмәнең беренче съезды резолюциясе кабул ителде, районннан чыккан якташларыбыз турында мәгълүмат базасы булдырылды.
Гомумән, соңгы елларда республикада якташлык җәмгыятьләре эшчәнлегендә зур җанлану сизелә. Туган якларына хезмәт итүне максат итеп куйган бу оешмаларның районнар тормышында актив катнашуы, яшь буынны тәрбияләүдәге роле республика җитәкчелеген дә битараф калдырмады. “Татарстан муниципаль берәмлекләре” ассоциациясе каршында якташлык җәмгыятьләренең координация советы төзелде. Республиканың иң яхшы якташлык җәмгыятьләрен ачыклау буенча конкурслар оештыру да традициягә әйләнеп килә.
…Район мәдәният йортында очрашуга җыелган якташларга башта районыбыз турында фильм күрсәтелде. Аннан соң сәхнәгә үзешчән артистларыбыз чыкты. “Әлкиләр без” дигән җырлы-биюле композиция күрсәткәннән соң, милли киемле кызлар залга төшеп, кунакларны Әлки икмәге һәм чәкчәгеннән авыз иттерделәр.
Чарада катнашучыларны сәламләп, алар каршында район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Ул районыбызда якташлар белән элемтәләрне ныгыту һәм киңәйтү буенча башкарыла торган эшләр хакында сөйләп үтте. Әлкидән чыккан якташларның районыбызның социаль- икътисадый һәм мәдәни үсешенә керткән өлешенә аеруча киң тукталды.
Әлки якташлык җәмгыятенең үз алдында торган күпкырлы бурычлар һәм проблемаларны уңышлы хәл итәргә сәләтле булуы, билгеле, беренче чиратта аның җитәкчесе Ришат Хафизовка бәйле. Урта Әлки авылында туып үскән, байтак еллар Татарстан Дәүләт Советында җаваплы вазыйфалар биләгән Ришат Хәй улы тырышлыгы белән соңгы елларда Яңа Камкада туган күренекле татар әдибе Нәби Дәүлинең исемен мәңгеләштерү буенча күп эшләнде. Казанның бер урамы хәзер Әлкинең данлы улы исемен йөртә, язучы яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.
Бераз алга китеп әйтик, бу җыенда Ришат Хафизовка Әлки районының шәрәфле гражданы исеме бирелде.
–Әлкиле якташларыбыз милли традицияләрне, йолаларны һәм фольклорны торгызу һәм саклау, буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту буенча зур эш башкаралар. Аларның кечкенә авылларны саклау һәм үстерү юнәлешендә куйган хезмәтләре дә бәяләп бетергесез. Якташларыбызга моның өчен бөтен район халкы исеменнән зур рәхмәт,–диде Александр Никошин.
Район җитәкчесе Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Кызыл Шәрык” агрохолдингына нигез салучы Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Республиканың атказанган төзүчесе, “Алтын йөрәкле кеше” бәйгесе җиңүчесе Фоат Вәлиев, “Звениговский” кооперативы җитәкчесе Иван Казанковның, күренекле эшмәкәрләребез Дамир Һәм Альберт Шәйхетдиновлар, “Сетевая компания” генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин, “Стройгазпроект” ҖЧҖ генераль директоры Рәис Хәйруллин һәм тагын бик күп якташларыбызның туган төбәкләрен үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен янып-көеп йөрүләре, райондагы хәйрия һәм спонсорлык эшчәнлеге, авыл көннәре үткәрү, чишмәләрне төзекләндерү, зират тирәләрен тотып алу, һәйкәлләр төзү, социаль- мәдәни объектларны ремонтлауга финанс ярдәме күрсәтүләре хакында сөйләп үтте. Ул шулай ук күренекле а р т и с т л а р И с л а м и я Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Мирсәет Сөнгатуллин, Әсхәт Хисмәтов, Резидә Төхвәтуллина, Фәнис Кәлимуллинның районыбыз данын югары күтәрүе хакында горурланып әйтте.
“Авылларыбыз өчен булдыра алганның барын да эшлик”
Аннан соң кунаклар сүз алды. Ришат Хафизов үз чыгышында район якташлык җәмгыяте алдында торган бурычларга тукталды. Аерым алганда, ул якташлык советы президиумының яңа составын сайлау, Уставына кайбер үзгәрешләр кертү кирәклеген әйтте.
–Районда якташлык белән эшләү буенча төркем төзисе иде. Оешма алдында торган мәсьәләләр турында сөйләшү, очрашулар өчен Казанда җәмгыятьнең вәкиллеген булдыру зарурлыгы да бар. Безгә районыбызның укучы яшьләре, студентлар белән дә эшне активлаштырасы бар. Район энциклопедиясен төзү һәм бастырып чыгаруны да тизләтәсе иде,–ди Ришат Хәевич.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның чыгышында да Әлки районының бүгенгесе һәм киләчәге турында эчкерсез кайгырту яңгырады. Ул районның авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлары хакында горурланып сөйләде, яшьләрне авылда төпләндереп калдыру, моның өчен аларга уңайлы шартлар булдыру зарурлыгына басым ясады.
–Без, әлкилеләр һәм нәсел тамырлары шушы төбәктән булган якташлар, авылларыбыз өчен булдыра алганның барын да эшләргә тиешбез,– ди Айрат Нәҗипович. –Районда Сабантуйлар бик матур уза. Анда елның елында меңләгән кеше катнаша. Алдагы елларда бу милли бәйрәмебезгә күбрәк якташларыбыз кайтсын иде.
Карга авылында туып үскән Фоат Вәлиев Әлкине үзенчәлекле район дип атады.
–Райондашларыбыз шактый авыр чорларны кичерде. Юллар юк, яшәү шартлары да әллә ни түгел иде. Әмма безнең халык беркайчан кыенлыклар алдында югалып калмады, эшләде, төзеде, алга өмет белән яшәде. Дамир Каюмов, Нәҗип Бакиров, мәрхүм Әнвәр Залаков район өчен бик күп эшләделәр. Бүгенге җитәкчеләреннән, инвесторлардан да бик уңды Әлки. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев әлкилеләр турында: “Күзләрендә ут яна, яшиселәре килеп, рухланып яшиләр”, дигән иде. Кемнәр генә чыкмаган безнең районнан – хезмәт геройлары, профессорлар, сәнгать эшлеклеләре… Мәрхүм Йосыф Гали исән булса, нәселләре Әлкигә тоташкан тагын әллә күпме күренекле шәхесләрне тапкан булыр иде әле.
Казандагы автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшинның, эшмәкәр Рифкать Сәмигуллинның районыбыз турында яратып, горурланып, кайгыртып сөйләүләрен дә халык алкышлар белән каршылады.
Яр Чаллы шәһәрендә балигъ булмаганнар эшләре бүлеге начальнигы Римма Искандрова күп еллардан бирле инде автокалада Әлки якташлыгы белән җитәкчелек итә. Бу җәмгыять Чаллыда иң актив оешмаларның берсе икән. Римма Рафиковна Александр Никошинга Чаллы мэры Наил Мәгъдиевнең сәламләү хатын тапшырды. Ул туган авылы Иске Камкада балалар бакчасы ачылуга сөенеп, аларга бүләк тә алып кайткан.
Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева трибунага чыгуга залда утыручыларның игътибарын яулап алды.
–Казанда туып үссәм дә, минем дә нәсел тамырларым Әлки районында,–дип рухланып сөйләде ул. –Балачакта һәр җәйне Иске Чаллы авылында туганнарымда үткәрә идем. Ул чакларның җылы хатирәләре һаман күңелдә саклана.
Алсу Рөстәм кызы әйтүенчә, ул җитәкчелек иткән вузда районыбыздан бүген 126 егет һәм кыз белем ала икән. Яшь ректор шулай ук районыбыз авылларында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүдә, кооператив предприятиеләр булдыруда ярдәм итәргә ниятләвен әйтте.
“Татарстанның муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков исә үз чыгышында районыбыз якташлык җәмгыяте эшчәнлеген югары бәяләде.
Бөтен татар дөньясына танылган якташыбыз Мирсәет Сөнгатуллинның, яшь талантыбыз Максуд Юлдашевның җырларын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең музыкаль чыгышлары да очрашуга ямь өстәде. Чараны эчтәлекле һәм матур итеп Илфат Кыямов һәм Эльвира Зыятдинова алып бардылар.
Пленар утырыштан соң кунаклар Түбән Әлки авылында Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларның производство базасында булдылар, аларның эшмәкәрлек эшчәнлеге белән таныштылар.
Ч а р а д а к а т н а ш к а н я кт а ш л а р н ы ң к а й с ы белән сөйләшсәк тә, туган якта үткән әлеге очрашудан бик канәгать калуларын әйттеләр, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Якташлык җәмгыяте эшчәнлегенең яңа юнәлешләрен билгеләү, авылларга ярдәм күрсәтү максатында гына түгел, читтә яшәүче якташларыбызны күрештерү, аларның туган якны сагыну-җирсү хисләрен басу җәһәтеннән дә гаять әһәмиятле бит мондый очрашулар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев