Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: якташыбыз Тәлгать Хәйретдинов сыйныфташлары өчен яңа җыр башкара

 Интернетта Тәлгать Хәйретдиновның “Сыйныфташларыма” дигән яңа җыры пәйда булды.

  Дулкынландыргыч, моңлы бу җыр гаҗәеп мәктәп еллары  һәм дуслар-сыйныфташлар турында җылы хәтирәләрне уята. Сүзләр авторы –Айдар Минһаҗев, композитор Айдар Тимербаев.

Тәлгать Хәйретдинов сүзләренә караганда, җыр Түбән Әлки мәктәбен тәмамлаучыларга багышлана. Быел Тәлгатьнең һәм аның сыйныфташларының туган мәктәпләре белән саубуллашуларына 30 ел тула.

Тәлгать балачактан музыкага гашыйк. Ул 4 сыйныфта укыганда әнисе Ләмига ханымның район үзәгенә барып универмагта “Кубань” гармуны сатып алуын әле дә исенә төшерә. Музыканы, сәнгатьне сөюче якташыбыз Илдар Ногманов, Айдар Тимербаев, Марат Мухин кебек танылган композиторлар белән хезмәттәшлек итә. Майда үзешчән артист тыңлаучыларга “Гомерләр бирелә бер генә” дигән яңа җырын тәкъдим итәчәк. Тәлгать тагын әнисенә багышлап җыр яздырырга җыена.

Тәлгать Казан яны бистәсендә яши. Ул эшмәкәр, йөкләр ташу белән шөгыльләнә. Әти-әнисе инде бакыйлыкка күчкән булса да, Тәлгать туган авылы Югары Әлкидәге өйләрен сатмаган, анда гаиләсе белән бик еш кайта. Якташыбыз туган авылына, туган мәктәбенә булыша, әмма бу хакта сөйләп йөрергә яратмый. Тәлгать Хәйретдиновның игелекле гамәлләре турында редакциягә килгән Рәхмәт хатларыннан беләбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев