Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: юлларда балалар имгәнә

Үткән атнада юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда мәгариф оешмалары җитәкчеләре дә чакырылган иде. Утырыш эшен комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов алып барды.

Балаларның  юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен кисәтү җыелышның көн тәртибендә төп мәсьәлә булды. Бу темага доклад белән “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” дәүләт оешмасының Нурлат территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары  Альберт Гыйльфанов чыгыш ясады.

Ул районда балалар катнашында юл-транспорт вакыйгаларының артуын билгеләп үтте. Быелның алты аенда аварияләрдә биш кеше зыян күргән, шуларның өчесе – балалар.

Өч авария транспорт чараларының юлда урнашуы кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Өч кеше зыян күргән, аларның берсе – алты яшьлек бала. Хәвефсез дистанцияне сакламау нәтиҗәсендә булган авариядә исә 15 яшьлек пассажир зыян күргән. Тагын бер юл-транспорт вакыйгасында 17 яшьлек мотоцикл йөртүче үзе гаепле. Ул транспорт йөртү хокукы булмаган килеш, мотошлемсыз мотоциклга утырган һәм киртәгә килеп бәрелгән. Билгеле, баласына транспорт белән идарә итәргә юл куйган әти-әнисенең дә гаебе бар.

Утырышта район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева чыгыш ясады. Ул әти-әниләрнең балаларын күз уңында тотуының мөһимлегенә басым ясады. Ә мәгариф оешмалары тарафыннан аңлату эшләре даими алып барыла. Моннан тыш, юлларда хәрәкәт хәвефсезлеге буенча махсус дәресләр дә үткәрелә. Мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының методик базасы елдан-ел ныгытыла. Менә быел Юхмачы мәктәбендә автокласс булдырылды.

Юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүдә, сүз дә юк, юлларның торышы зур роль уйный. Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин үз чыгышында кайбер муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең үзләренә юлланган күрсәтнамәләрне вакытында үтәмәвен әйтеп узды. Андыйларга карата җитди чаралар күрелергә мөмкин, диде. Бу җәһәттән Базарлы Матак, Үргәгар, Иске Хурада авыл җирлекләре җитәкчеләре тәнкыйть ителде. Сүз биредә нигездә урам-юл челтәрен карап тору, аерым алганда, “Җәяүлеләр кичүе”, “Ясалма тигезсезлек” билгеләре булмау, юл билгеләренең начар  хәлдә булуы, кичүләрнең тиешенчә яктыртылмавы хакында бара.

Комиссия әгъзалары юл сервисы объектлары – кибетләр һәм кафеларга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрделәр. Мондый объектларга хәвефсез керү юллары, транспорт чараларын кую һәм туктап тору урыннары булырга тиеш.

Юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүдә авырлык һәм йөк контролен тәэмин итү шулай ук мөһим фактор булып тора. 50 берәмлек йөк автотранспорты хәрәкәте (көнгә уртача 100 километр хәрәкәт булганда) 4 тән 8 миллион сумга кадәр зыян китерә. Ә бер километр автомобиль юлын ремонтлау уртача 12 миллион сумнан артыкка төшә. Менә сиңа арифметика. Артык авырлыктан юллар зыян күрә, анда чатнау, ярыклар барлыкка килә. Бу исә үз чиратында юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен хәвеф тудыра. Шуңа күрә дә авыр йөк машиналарының авырлыгына контрольлек итү гаять мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев