Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы: “Үз белдегегез белән дәваланмагыз”, – ди баш табиб

.

2020 ел тәмамланып килә. Ул безнең өчен чын сынау булды. Быел без битлектән йөрергә, очрашканда кул кысышмаска, зур төркемнәргә җыелышмаска өйрәндек. Ерак Кытай шәһәре Уханьда табылган мәкерле вирус безнең авылларга да килеп җитте. Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина белән без әнә шул “авырткан” темага сөйләштек.

  • Светлана Викторовна, хәзер районда коронавируска бәйле вәзгыять нинди?
  • Бүген районда 23 кешегә рәсми рәвештә коронавирус инфекциясе диагнозы куелды. Алар барысы да тиешле дәва алды һәм хастаханәдән чыгарылды.
  • Бер атна элек район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр корпусы ремонттан соң тантаналы төстә ачылды. Ул кайчан беренче пациентларны кабул итәчәк?
  • Чыннан да, йогышлы чирләр бүлеге бинасы Президент программасы нигезендә кыска вакыт эчендә төзекләндерелде. Кичә Роспотребнадзор белгечләре килеп, барлык пробаларны алдылар. Алар уңай нәтиҗә күрсәткән очракта яңартылган корпуста авыруларны кабул итә башлыйбыз. Ә бина ремонтта вакытта йогышлы чирләр бүлеге терапия корпусында эшләде. Шунда реанимация палатасы да җиһазландырылды. Бүген вируслы пневмония диагнозы белән 21 пациент дәвалана, 3 кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган (берсе 1972 елгы, калган икесе – хезмәткә сәләтле өлкән яшьтә).
  • Соңгы вакытта медицина  хезмәткәрләренә аеруча кыенга туры килә. Пациентларның гомерен коткарып калу өчен алар мөмкин булганны да, булмаганны да эшлиләр. Вакытлары белән исәпләшмиләр, үз саулыкларын куркыныч астына куялар. Светлана Викторовна, бүген алгы сызыкта кемнәр? Район үз геройларын белергә тиеш дип уйлыйм.
  •  Рәхмәт. Чынлап та шулай. Беренче чиратта үз эшләренең чын осталары, табиб-анестезиологлар Гани Абдуллаевны һәм Мөхәммәт Ахроровны билгеләп үтәсе килә. Алар дистәләрчә гомерләрне саклап калды. Гани Булатович Чистай ковид госпиталендә дә эшләде. Минем урынбасарым Эма Шәйхетдинова һәм табиб-терапевт Алсу Зәкиуллина үз хезмәтләренә зур җаваплылык белән карыйлар, көн саен диярлек авыр хәлдәге әлкилеләр өчен республика клиник хастаханәсе, республика йогышлы чирләр хастаханәсе, Чистай ковид госпитале белгечләре белән  консилиумнар үткәрәләр. Иртәнге алтыда бөтен кеше инде эштә. Ә бит аларның гаиләләре бар.
  • Сезнеңчә, коронавирус инфекциясе чирен йоктырмауда битлек режимының роле нинди?
  • Битлек киюнең әһәмияте бик зур. Шуны да әйтергә кирәк, хәзер төрле вируслар, шул исәптән грипп, ОРВИ  йоктыру ихтималы шактый зур. Шуңа җәмәгать урыннарында сулыш органнарын саклау чараларын куллану мәҗбүри. Медицина битлеге кулланылырга тиеш, ул гади тукымадан эшләнгән битлеккә караганда вирустан ышанычлырак саклый.  Аны ике сәгать саен алыштырырга онытмагыз. Җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне саклау зарур. Болар теләсә кайсы вирус таралуны тоткарлау һәм сәламәтлек саклау системасын чамадан тыш күп эш йөкләүдән саклауның иң гади һәм ышанычлы юлы.
  • Ә инде барлык саклану чараларын күреп тә кеше авырып китсә? Бу очракта нишләргә?
  • Беренче чиратта паникага бирелмәскә. Әгәр үзегезнең яисә туганыгызның тән температурасы 38 градустан югарырак күтәрелсә, күкрәк читлегендә авырлык хасил булса, авыл фельдшерына, участок хастаханәсенә яисә    2-08-59 номеры буенча поликлиникага шылтыратыгыз. Хәзер колл-үзәк тә эшли башлады.  Температурасы югары күтәрелеп, вируслы чир йоктыру билгеләре булган һәркем 122 номерына (бу бердәм гомумроссия номеры, андагы хәбәр адрес буенча урыннарга юлланачак) шылтыратырга тиеш. Колл-үзәкнең филиаллары үзәк хастаханә поликлиникасында, Юхмачы участок хастаханәсендә, шулай ук Чуаш Кичүе, Салман, Хузангай табиблык амбулаторияләрендә урнашкан. Хәбәр алганнан соң табиб тиешле алгоритм буенча эш итәчәк.
  • Димәк, үзеңә хастаханәгә барырга кирәкми?
  • Нәкъ шулай. Тәүлек дәвамында доктор үзе сезгә киләчәк. Ул өстәмә тикшерүләр – рентгенография, бүтән диагностика чаралары да билгеләргә мөмкин. Әгәр тикшерү нәтиҗәләре табибны хәвефләндермәсә, ул амбулатор дәвалау билгеләргә мөмкин. Табиб онлайн режимда бушлай даруларга рецепт  язачак. Рецепт электрон төстә даруханәгә юллана. Авыруга анда барырга кирәкми, медицина хезмәткәре яисә волонтер даруларны өйгә китереп бирәчәк. Бүгенгә районда 20 кеше вируслы пневмонияне дәвалау өчен бушлай дарулар алу мөмкинлегеннән файдаланды.
  • Хәзер коронавирустан котылуның ышанычлы чарасы – прививка турында күп сөйләнә. Ковидка каршы вакциналау  безнең районда булырмы? Прививканы беренче чиратта кемгә ясыйлар?
  • Медицина хезмәткәрләре вакциналауга  зур  өметләр баглый. Прививканы беренче чиратта авыру йоктыру куркынычы зур булган хезмәткәрләргә  ясаячаклар. Болар медицина хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр. Коронавирустан прививка ясатканчы башта антитәнчекләргә анализга кан тапшыру зарур.
  • Ә прививка ясала башлаганчы без үзебезгә ничек ярдәм итә алабыз?
  • Беренче чиратта сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, яхшы тукланырга кирәк. С, Д төркемендәге витаминнар кабул итәргә,  составында селен булган ризыклар ашарга киңәш итәр идем. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, үз белдегегез белән дәваланмагыз. Безнең хастаханәдә барлык кирәкле препаратлар, кислород запасы, бүтән ресурслар бар. Сәламәт булыгыз!
  • Светлана Викторовна, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Бу катлаулы чорда авыл халкының сәламәтлеге сагында торучы коллективыгызга уңышлар телим.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев