Әлки районы үзәгендә төзелүче мәчет Базарлы Матакта иң зурысы булачак
Базарлы Матакның Шуңкар урамында төзелүче “Өмет” мәчетенең инде стеналарын күтәрәләр.
Әлеге Аллаһ йорты – районда 31 нче. Ә Базарлы Матакта ул дүртенче һәм иң зурысы булачак.
Мәчетне районның мөселман яшьләре сала. Ул халыктан кергән акчалар хисабына төзелә. Дин йорты подвалы белән өч катлы булыр, манарасы 22 метр тәшкил итәр, дип күздә тотыла. Аның тирә-юне матурлап эшләнер, балалар өчен уен мәйданчыгы да булыр, дип планлаштырыла. Проект буенча мәчетнең 140 кешелек урыны булып, анда зур мөселман бәйрәмнәрен һәм никах мәҗлесләрен дә үткәрү мөмкин булачак, ди төзелеш эшләрен башлап йөрүчеләр.
“Мәчет төзелешенә ярдәм итү – бик саваплы гамәл. Яңа дин йортын салуга булдыра алганча акча беләнме, төзелеш материаллары яисә кул көче беләнме булышучыларның игелекле эше Аллаһ алдында югалмас”,–ди район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев