Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә видеокамералар артачак

Быел район үзәгендә өстәмә видекамералар урнаштырылачак.

Шулай бервакыт редакциягә бик нык борчылган ир-ат килеп керде һәм:

–Сезнең бинага видеокамера куелмаганмы? Әле генә автомобилемә бәрелделәр. Шушы авариянең язмасы кирәк иде,–диде.

Базарлы Матак үзәгендә видеокамера булуын, аның язмасын алу өчен район эчке эшләр бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаттык.

Әйе, видеокамералар язмаларының кирәге гел чыгып тора. Әйтик, Үзәк паркта эшсезлектән аптырап йөргән яшьләр электр лампаларын ватканнар.  Видеоязмаларны карап чыккач, моны кемнәр эшләгәнлеген тиз ачыкладылар. Башка төр кыек эшләрне ачуда да камераларның ярдәме зур.

Террорчылыкка каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында район үзәгендәге видеокүзәтү камераларыннан нәтиҗәле файдалану, бу юнәлештә өстәмә чаралар күрү мәсьәләсе тикшерелде.  Комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин гамәлдәге видеокамераларның ничек эшләве белән кызыксынды. Аңа җавап итеп, “Таттелеком”ның район үзәгендәге баш белгече Эдуард Родионов Базарлы Матакта хәзерге вакытта 8 видеокамера эшләвен, аларның дүртесенең Үзәк паркны күзәтеп торуын хәбәр итте.

Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин видеоязмаларны үзләрендә саклануын әйтте. Алар еш кына полиция хезмәткәрләренә хокук тәртибе бозучыларны, автомобиль һәлакәтләрендә гаепләләрне ачыклауда ярдәм итә икән.

Быел район үзәгендә өстәмә видекамералар урнаштырылачак. Бу максатлар өчен Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бюджетыннан 350 мең сум акча тоту каралган.

Александр Никошин видеокүзәтү җиһазларын башка паркларга һәм халык күп йөргән, транспорт хәрәкәте интенсив булгпн урыннарга куярга киңәш итте.

Комиссия әгъзалары һәр авылга керү урынында шундый видеокамералар урнаштыру тәкъдиме керттеләр.

Комиссия утырышында шулай ук мәдәният учреждениеләрендә куркынычсызлык таләпләренең үтәлүе дә тикшерелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев