Әлки районы үзәк хастаханәсендә 23 марттан маммография җайланмасы эшли башлый
23 марттан 3 апрельгә кадәр район үзәк хастаханәсендә маммография җайланмасы эшләячәк.
Бу хакта район үзәк хастаханәсе (ЦРБ) администрациясе хәбәр итә. Ел саен үткәрелә торган диспансерлаштыру кысаларында 1980,1978,1976,1974,1972,1970,1968,1966,1964,1962,1960,1958,1956,1954,
1952,1950,1948,1946 елларда туган хатын-кызлар маммография тикшерүе үтәргә тиеш. Бу мәсьәлә буенча участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев