Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матак мәктәбендә әниләр бәйрәме

Базарлы Матак мәктәбенең 8 "А" сыйныф укучылары Әниләр көне уңаеннан үз әниләрен кунакка чакырганнар. Алар газизләренә бүләкләр дә әзерләгәннәр, биеп-җырлап, шигырьләр сөйләп күңелләрен күтәргәннәр. Әниләр балалары белән төрле конкурсларда катнашкан. Күңелле бәйрәм рухы бөтен кешене бөтереп алган! Бәйрәм ахырында балалар әниләренең беләзегенә кызгылт-сары тасмалар бәйләгәннәр. Чөнки бу төс кояш төсе,...

Базарлы Матак мәктәбенең 8 "А" сыйныф укучылары Әниләр көне уңаеннан үз әниләрен кунакка чакырганнар.

Алар газизләренә бүләкләр дә әзерләгәннәр, биеп-җырлап, шигырьләр сөйләп күңелләрен күтәргәннәр. Әниләр балалары белән төрле конкурсларда катнашкан. Күңелле бәйрәм рухы бөтен кешене бөтереп алган! Бәйрәм ахырында балалар әниләренең беләзегенә кызгылт-сары тасмалар бәйләгәннәр. Чөнки бу төс кояш төсе, муллык символы, нәселнең дәвам итүен, иҗади ативлыкны аңлатучы төс.

Бәйрәм әниләр турында гаҗәеп матур презентация белән тәмамланган. Әниләрне 8"А" сыйныф җитәкчесе Г.Гатауллина да тәбрикләгән. Бу әниләргә олы шатлык, балалары белән горурлану хисе бүләк иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев