Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы кырларына яңа техника чыга

"Үзәк Әлки" филиалында быелгы язгы кыр эшләренә басуга берничә яңа техника чыгачак. Филиал 7632 гектарда сабан культуралары чәчәргә җыена. Шуның 2171 гектарында көнбагыш, 1270 гектарда бөртек өчен кукуруз кебек сорау зур булган культуралар игеләчәк. Язгы кыр эшләре өчен быел биредә өч яңа тырмалау агрегаты сатып алганнар. Әлеге агрегатлар җирне киң...

"Үзәк Әлки" филиалында быелгы язгы кыр эшләренә басуга берничә яңа техника чыгачак.

Филиал 7632 гектарда сабан культуралары чәчәргә җыена. Шуның 2171 гектарында көнбагыш, 1270 гектарда бөртек өчен кукуруз кебек сорау зур булган культуралар игеләчәк. Язгы кыр эшләре өчен быел биредә өч яңа тырмалау агрегаты сатып алганнар. Әлеге агрегатлар җирне киң һәм сыйфатлы итеп эшкәртергә мөмкинлек бирә. Шулай ук өч берәмлек зур җитештерүчән культиватор, трактор һәм комбайннар кайтарылган. Бүген механизаторлар әлеге техниканы кырга алып чыкканчы тагын бер кат көйләп күздән кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев