Әлки районы Түбән Колчурино авылында су проблемасын хәл кылу өстендә эшлиләр
Бу атна башында редакциягә Түбән Колчурино авылыннан бер абзый шылтыратып, шактый зарларын белдерде.
Дөрес, исемен әйтмәде, "мин бөтен авыл халкы исеменнән шылтыратам сезгә", диде.
-Авылыбызның Үзәк урамында краннардан болганчык су ага, эчәрлек түгел, -ди абзый кеше. -Ә Кыр урамында су бөтенләй юк. Нишләргә безгә? Авыл уртасыннан агучы елга аша күпер-басма бик начар хәлдә. Аннан узарга да куркыныч. Олы яшьтәгеләргә аның аша ничек йөрергә соң? Нигә бу мәсьәләләр хәл ителми икән? Сезнең чара күрүегезне сорыйбыз.
Авыл халкын борчыган әлеге мәсьәләләр хакында без Югары Колчурино авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова белән сөйләштек. "Дөрестән дә, Түбән Колчуринода андый проблемалар бар шул. Без боларны беләбез һәм хәл итү өстендә эшлибез",-ди Елена Витальевна.
Үзәк урамда суның болганчык булуы суүткәргечләрнең искелеге, тузганлыгы аркасында икән. Аларны инде узган ел чистарттырган булганнар. "Быел тагын суүткәргеч торбаларны өрдереп чистарттырырга җыенабыз. Әлеге эшләрне башкаручы район коммуналь челтәрләре җитәкчелеге белән бу хакта сөйләштек инде",-дип ышандырды җирлек башлыгы.
Елена Краснованың авылдашларына дәгъвасы да бар.
-Соңгы елларда үзара салым средстволарының авылдагы күп мәсьәләләрне хәл кылуда ярдәм итүен беләбез,-ди ул. -Халыктан җыелган үзара салым акчасына өстәп, Татарстан хөкүмәте аны дүрт тапкыр арттырып бирә. Әмма без шушы мөмкинлектән тиешенчә файдалана алмыйбыз. Чөнки бездә бу салым бик авырлык белән җыела. Авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, суүткәргечләрне яңарту, зиратларны карап тору максатларына үзара салым бер кешедән елына 600 сум тәшкил итә. Әмма аны түләргә дә йорт саен кереп үгетләп йөрергә туры килә. Беренче яртыеллыкта менә үзара салым яртылаш кына диярлек җыелды. Су өчен тиешле акчаны да айлар буе түләми йөрүчеләр бар. Ә бит бу акчаларны һәм үзара салымны һәркем вакытында түләп барса, суүткәргечләрне дә яңарта, авыл тормышындагы башка проблемаларны да хәл итә алыр идек.
Кыр урамында су кытлыгы мәсьәләсенә килгәндә, биредә былтыр "Чиста су" программасы нигезендә яңа су скважинасы һәм трасса салынган иде. Әмма зур чыгымнар тотып башкарылган бу эш быел инде "чыгымчылый" башлый. Скважинадан ком килә һәм ул насосны сафтан чыгара. Әлеге проблеманы хәл итү буенча ниләр эшләнүе хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Балакирев мәгълүмат җиткерде. Аның әйтүенчә, Түбән Колчуринода былтыр су кертү эшләре белән шөгыльләнгән "Рембурвод" подряд оешмасы белән сөйләшүләр алып барыла. Әлеге оешма вәкилләре киләсе атнада авылга килеп, башкарган эшләрендәге кимчелекләрне бетереп, скважинаны тиешле хәлгә китерергә вәгъдә иткәннәр.
Елена Краснова Түбән Колчурино авылы уртасындагы күпер-басма мәсьәләсенең дә тиздән хәл ителәсенә ышандырды.
- Без инде район урман хуҗалыгына акча күчердек, алар шушы арада күперне өр-яңадан эшләп куячаклар, - ди җирлек башлыгы.
Р.S. Газета җыелганда почтабызга Елена Красновадан фоторәсем белән хәбәр килеп төште. Түбән Колчуринода елга аша яңа күпер-басма төзеп куелган. Халык рәхәтләнеп йөрсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев