Әлки районы Яңа Салман авылындагы “Каенкай” балалар приютында тәрбияләнүчеләр “Свияга” лагеренда ял итеп кайтканнар. ФОТО
Яңа Салмандагы "Каенкай" балалар приютында тәрбияләнүчеләр җәйге каникулны рәхәтләнеп ял итеп, күңелле һәм файдалы үткәрәләр.
Алты үсмер июнь-июль айларында Апас районындагы "Зөя" ("Свияга") лагеренда ял итеп кайтканнар. Республикада иң яхшылардан саналган әлеге балалар савыктыру лагере безнекеләргә бик ошаган. Алар анда яшьтәшләре белән аралашканнар, яңа дуслар тапканнар, саулыкларын ныгытканнар. Приют балалары үзебездәге "Яшь имәннәр" лагеренда да ял итәләр. Шунысы әйбәт, "Каенкай"да тәрбияләнүчеләр җәен эшләп, хезмәткә өйрәнеп тә калалар. Тәрбиячеләре белән бергә алар бакчаларында бик күп яшелчәләр, чәчәкләр үстергәннәр. Мул кыяр уңышы җыеп, хәзер аны тозлау, кышка салатлар ясап кую белән мәшгульләр. Балалар бу эшләрне яратып, мавыгып башкаралар. Шулай ук табигатькә чыгалар, җиләккә йөриләр икән. Приютта да күңелсезләнергә вакытлары юк - биредә көн саен төрле чаралар, спорт ярышлары үткәрелә, хәрәкәтле һәм өстәл уеннары оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев