Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 18 яшьлек егет кыз бала үлеменә китергән авария өчен хөкем ителде

Кагыйдә бозу кеше үлеменә китерде Район судында Каракүл авылында яшәүче 18 яшьлек В…Дарьин кылган җинаять эше каралды. Егет РФ Җинатьләр кодексының 264 маддәсе 3 нче бүлеге буенча - автомобиль белән идарә иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда һәм моның саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүендә гаепләнә. Тикшерү барышында ачыкланганча, В.Дарьин узган елның...

Кагыйдә бозу кеше үлеменә китерде

Район судында Каракүл авылында яшәүче 18 яшьлек В…Дарьин кылган җинаять эше каралды.

Егет РФ Җинатьләр кодексының 264 маддәсе 3 нче бүлеге буенча - автомобиль белән идарә иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда һәм моның саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүендә гаепләнә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, В.Дарьин узган елның 7 ноябрендә әтисенең "ВАЗ-21101" автомобилендә Алексеевск-Югары Колок автоюлыннан барганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза. Ул каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм автомобиле белән йөк машинасына бәрелә. Авария нәтиҗәсендә "ВАЗ-21101" автомобиле пассажиры - 19 яшьлек кыз бик күп авыр җәрәхәтләр ала, һәм шунда ук гомере өзелә.

В.…Дарьин тикшерү вакытында үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд аны 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Моннан тыш, егеткә өстәмә җәза да бирелде - ул 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Вадим Серобаба,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев