Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районында капиталь ремонт үткәрелүче мәктәпләрдә электрлаштыру эшләре төгәлләнә

"Энерготехсервис" җәмгыяте Түбән Кәчи төп мәктәбендә электрүткәргечләрне тулысынча яңартты. Мәгълүм булганча, әлеге мәктәптә быел республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелә. Шулай ук капиталь төзекләндерү буенча республика программасына кертелгән Иске Салман төп мәктәбе бинасында да электрүткәргеч линияләр сузу эшләре төгәлләнүгә таба бара. Биредә 2200 метр кабель салынган, 155 яктырткыч куелган. "Энерготехсервис"...

"Энерготехсервис" җәмгыяте Түбән Кәчи төп мәктәбендә электрүткәргечләрне тулысынча яңартты.

Мәгълүм булганча, әлеге мәктәптә быел республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелә. Шулай ук капиталь төзекләндерү буенча республика программасына кертелгән Иске Салман төп мәктәбе бинасында да электрүткәргеч линияләр сузу эшләре төгәлләнүгә таба бара. Биредә 2200 метр кабель салынган, 155 яктырткыч куелган.

"Энерготехсервис" эшчеләре Хузангай авылында белгечләр өчен төзелүче 8 йортта да электр үткәрү эшләрен алып баралар. Биредә 1 километр озынлыкта төп үткәргеч сузылган, электр счетчиклары урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев