Әлки районында үсмер баланың акчасын урлау турындагы факт расланмаган
Район эчке эшләр бүлекчәсенә үсмер баланың акчасын урлау хакында хәбәр кергән. Малай әйтүенчә, таныш булмаган кеше, аны этеп җибәреп, кесәсеннән 1000 сум акчасын алган. Әлеге факт буенча шунда ук тикшерү эшләре башлана. Вакыйга район үзәгендәге бер кибет янында булган. Бу кибеттәге видеокүзәтү язмалары өйрәнелә һәм шул ачыклана: малай саксызлыгы һәм...
Район эчке эшләр бүлекчәсенә үсмер баланың акчасын урлау хакында хәбәр кергән.
Малай әйтүенчә, таныш булмаган кеше, аны этеп җибәреп, кесәсеннән 1000 сум акчасын алган. Әлеге факт буенча шунда ук тикшерү эшләре башлана. Вакыйга район үзәгендәге бер кибет янында булган. Бу кибеттәге видеокүзәтү язмалары өйрәнелә һәм шул ачыклана: малай саксызлыгы һәм игътибарсызлыгы аркасында куртка кесәсеннән кәгазь акчаны төшереп җибәргән икән. Кибеткә кереп, акча юклыгы ачыклангач, үсмер әнисенә шылтырата һәм, ачуланырлар дип куркып, акчаны урладылар дип әйтә.
Эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре ата-аналар игътибарына шуны җиткерә: балагызга акча, кыйммәтле гаджет, велосипед яисә бүтән спорт җиһазы тапшырасыз икән, аны үз милкеңә карата игътибарлы һәм җаваплы булырга, таныш булмаган кешеләргә ышанып бетмәскә өйрәтегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев