Әлки районындагы интернат-йортка иганәчедән савыт-саба, элемтәчеләрдән телефон линиясе
Үргәгар авылы егете, хәзер Казанда яшәүче Илдар Сибгатуллин Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына савыт-саба (тәлинкәләр, чәшкәләр) бүләк итеп алып кайткан. Аның инде бу беренче ярдәме генә түгел, биредә яшәүчеләргә һәрчак игътибарлы, үтенечләрен беркайчан кире какмый якташыбыз. Район электр элемтәсе цехы җитәкчесе Ринат Зарипов интернат-йортка телефон кертүне оештырган. Цех элемтәчеләре бу...
Үргәгар авылы егете, хәзер Казанда яшәүче Илдар Сибгатуллин Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына савыт-саба (тәлинкәләр, чәшкәләр) бүләк итеп алып кайткан.
Аның инде бу беренче ярдәме генә түгел, биредә яшәүчеләргә һәрчак игътибарлы, үтенечләрен беркайчан кире какмый якташыбыз.
Район электр элемтәсе цехы җитәкчесе Ринат Зарипов интернат-йортка телефон кертүне оештырган. Цех элемтәчеләре бу эшне тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарып чыкканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев