Реклама
Яңалыклар
Әлки районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына ярдәм итүчеләр күп. ФОТО
"Мәрхәмәтле гамәлләр эстафетасы" акциясенә кушылып, ярдәм күрсәтү максаты белән өлкәннәр һәм инвалидлар йортына килүчеләр арта бара.
"Кызыл Шәрык-Агро" хезмәткәрләре интернатта тәрбияләнүчеләрне Пасха бәйрәме белән тәбрикләгәннәр, күп күчтәнәчләр китергәннәр. Район кино учреждениесе өлкәннәргә нәфис фильм күрсәткән. Ә Юхмачы авылы мәдәният йорты үзешчәннәре балалар белән берлектә интернатка килеп концерт куйган. Район үзәгендәге "Наташа" чәчтарашы осталары өлкәннәр йортына гел үз ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. "Язгы игелек атнасы"нда да алар әби-бабайларның чәчләрен кисеп, матур прическалар ясап киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев